2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Булачак “Алма-Ата-2017” Бөтендөнья кышкы студентлар Уеннары Универсиада паркында тәкъдим ителгән

“Алма-Ата-2017” кышкы Универсиада хуҗалары халыкны булачак спорт бәйрәме белән таныштырды. Моның өчен алар “Казан-2013” Мәдәни Универсиадасының халык иң күп йөри торган урынын – Универсиада паркын сайлады.

Big_dan_2418

“Алма-Ата-2017” Универсиадасын пропагандалау һәм алга үткәрү бүлеге җитәкчесе Дидар Сагадиев безгә Казахстанда үтәчәк студентлар Уеннарында спорт сөючеләрне ниләр көтүе хакында сөйләде.

- 2017 ел Универсиадасы программасына нинди спорт төрләре керетеләчәк?

- Бездә унөч спорт төре булачак, аларның 8е мәҗбүри һәм 5есе өстәмә төрләр. Хоккей, фигуралы шуу, чаңгы узышлары, тау чаңгысы спорты, шорт-трек, сноубординг, биатлон, керлинг мәҗбүри булачак. Өстәмәләре: ике төр дисциплинада ярышлар, чаңгы белән трамплиннан сикерү, тимераякта узышу, фристайл һәм бенди (туплы хоккей яки рус хоккее).

2011 елда без Алма-Атада халыкара экспертллар бәяләвенчә, Дөнья чемпионатын югары дәрәҗәдә уздырдык. Бенди – туплы хоккейның инглиз телендәге исеме. Россиядә аны “рус хоккее” дип йөртәләр. Кагыйдәләр буенча команда 11 кешедән тора һәм традицион хоккейдан аермалы буларак, алка урынына туп кулланыла. Әлеге спорт төре Европада, шулай ук Россиядә нык үскән.

Шулай ук чаңгыда ориентлашу кебек спорт төрен дә программага кертү мәсьәләсе карала. Халыкара чаңгыда ориентлашу федерациясе әлеге спорт төрен кышкы Универсиадалар программасына өстәргә тәкъдим итә, әмма без ярышларны объектларда үткәрү мөмкинлегеннән чыгып карауны өйрәнәбез.

- Инфраструктура ни рәвешле үзгәрәчәк?

- Азия уеннарыннан мирас калды. Бездә Балуан Шолак исемендәге Боз сарае, “Шымбулак” тау чаңгысы базасы. Халыкара чаңгы трамплиннары комплексы бар. Әлбәттә, бу объектлар гына җитмәячәк. Тагын ике боз шугалагы төзеләчәк: 13 мең кешегә исәпләнгән Боз сарае һәм 3 мең кешегә исәпләнгән Боз аренасы,  шулай ук 500 кешелек медиа-үзәге булган 5 мең кеше сыйдырышлы Атлетик авыл төзеләчәк.

- Мәдәни өлешкә дә урын биреләчәкме?

- Мәдәни программа планлаштыру процессын кичерә. Азия уеннары плюсларга йөз тотарга һәм минусларны эшләп бетерегә кирәклеген күрсәтте. Шулай ук менталитетны исәпкә алырга кирәк. Кыш көне рухи җылылык атмосферасы булдыру зарур.

- Халык булачак Универсиадага ничек карый?

- Азия уенарыннан соң кешеләр мондый чараларның нинди мирас калыра алганлыгына яхшы төшенделәр. Универсиада – ул бөтен дөньяныкы, ул шәһәр инфраструтурасын үстерүгә көчле этәргеч бирәчәк.

- Ил җыелмасының тренировкалары ничек уза?

- Казахстан Республикасының спорт һәм физик культура эшләре буенча агентлыгында югары нәтиҗәләр күрсәтүче төбәкләр белән стратегия эшләнә, чөнки ил спортчылардан югары нәтиҗәләр көтә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Көнчыгыш Казахстанда кышкы уен төрләре буенча спортчылар күп. Алма-Атада, Астанада шулай ук спортчыларны яхшы әзерлиләр. Без Казанның спортчылар саны буенча рекорд куюын беләбез. Бу безне шатландыра, чөнки татарлар – казахларның карендәш халкы. Без, әлбәттә, Казахстанга күбрәк илләрне җәлеп итәргә тырышачакбыз, чөнки кунакчыл казахлар һәрбер спортчыны, һәрбер делегатны көтеп кала. Без XXVIIкышкы студентлар Универсиадасында 10 меңнән дә кимрәк булмаган спортчыны күрергә телибез.

Азия уеннарыннан аермалы буларак, Универсиадага нәрсәләр кертергә планлаштырасыз?

- Мисал китерәм. Азия уеннарыннан соң спорт клублары төзелә башлады. Нигездә хоккейныкылар.Әйтик, Балуан Шолак исемендге Боз сараенда киләчәк буын шөгыльләнә.

Казан Универсиадасында сезне нәрсәләр таң калдырды?

- Универсиадага килү – бу минем инде дүртенче тапкыр килүем. Соңгы килгәнемдә мин уйлап куйган идем,“Казан-2013” Универсиада Дирекциясе үзалдына шактый зур бурычлар куйган, алар аны башкарып чыгара алмаслардыр мөгаен дип. Әмма Уеннарга килгәч тә, мин бик зур эшләр башкарылганын күрдем һәм әлеге проект белән җитәкчелек иткән кешеләр өчен сөенеп куйдым. Коллегаларыбызны алкышларга гына кала.

Казан – матур, тарихи  шәһәр. Бер Кремль генә ни тора!

Татарстан Президентының үз-үзен тотышы гаҗәпләндерде. Ул киң күңелле кеше. Без гадәттә президентны күпсанлы сак хезмәткәрләре арасында күрергә күнеккән, ә Рөстәм Нургалиевич, Универсиадага бәйле барлык чараларда да катнашырга тырыша.

- Монда алган нинди тәҗрибәне Алма-Атага алып кайтырга уйлыйсыз?

- Универсиадага күпсанлы волонтерлар җәлеп ителгән. Алар барысы да киң күңелле, ачык яшьләр. Алма-Атада Универсиадага волонтерларны тарту һәм пропагандалау программасын җәлеп итсәң начар булмас иде.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты