2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Иван Акман: “Универсиаданың дәрәҗәсе хәтта Олимпия уеннарына караганда да югарырак”

Универсиада паркында 2019 елда XXIX Бөтендөнья кышкы Универсиадасын үткәрүгә дәгъва кылучы буларак, Красноярск шәһәрен тәкъдир итү булды. Әлеге чара Красноярск шәһәренең заявкасын алга үткәрүгә юнәлтелгән иде. Моннан тыш, Красноярск делегациясе Казанның мондый чараларны үткәрү тәҗрибәсен дә кабул итеп алырга җыена.

Big_dsc_2097

Без “Спортивный Красноярск-2019” коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры Иван Акманов белән әңгәмә кордык һәм Казан Универсиадасы турында, шулай ук булачак Универсиада-2019га бәйле кайбер мәсьләләр хакында фикерләштек.

- Беренчедән, әйтегез әле, Красноярскидан биредә волонтерлар күпме һәм алар нинди функциональ юнәлешләрне күз уңында тота?

- Казан Универсиадасына волонтер сыйфатында барлыгы 150 кеше килде. Алар һәртөрле спорт объектларында эшлиләр. Һәм тагын 50 волонтер өстәмә рәвештә Универсиада паркында урнашкан Красноярск крае йортында хезмәт куя һәм Халыкара мәгълүмат үзәгендә (МИЦ) стендның эшчәнлеген тәэмин итә. Волонтерлар үзләренең турыдан-туры вазыйфалары белән генә шөгыльләнеп калмыйлар, Казанны күрү мөмкинлеләренә дә ияләр. Минемчә, Универсиаданың шәһәрне, аның кешеләренең фикерләвен ничек үзгәртүен аңлау мөһим, чөнки шәһәрдәге үзгәрешләр хакында сезнең каяндыр укуыгыз һәм аны күрүегез бер хәл, ә менә шул үзгәрешләрне үз күзләрең белән күрү – монысы бөтенләй дә икенче нәрсә.

Big_dsc_2093

- Сез Универсиадада нинди акцияләр үткәрәсез?

- Универсиада паркындагы махсус акцияләргә һәм конкурсларга килгәндә, алар көн саен үткәрелә, һәм анда теләгән һәркем катнаша ала. Без һәркөн үзебезнең U-Laika лайкалар символларын уйнатабыз, һәм иң активлар безнең призларны ала. Моннан тыш, паркта шугалак эшли, теләге булган һәркем прокатка бушка тимераяклар алып бозда шуа ала. Эшли башлагач та, 2013 елгы Универсиада Илчесе, фигуралы шуу остасы Алексей Ягудин мастер-класслар күрсәтте һәм Красноярскида Универсида үткәрүгә бәйле үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты. Гомумән, без бу кадәр кешеләр ташкынын көтмәгән идек, шуңа да Универсиаданың икенче көнендә күпләр үз тимеракяларын алып килеп бозда шуды. Беренче ике эш көнедә монда килүчеләрнең саны 600дән артты. Безгә хәтта тиешле куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәү өчен шугалакта беръюлы шуучыларның санына чикләүләр дә кертергә туры килде.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты