2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Кванджу мэры Универсиада-2015тә берләштерелгән Корея җыелмасын җыярга тели

Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) флагы тантаналы төстә киләсе җәйге Универсиаданы оештыру комитеты вәкилләренә тапшырылды. Ә киләсе Универсиада Көньяк Кореяның Кванджу шәһәрендә 2015 елда узачак.

Киләсе Универсиада үтәчәк Кванджу шәһәре мэры Кан Ун Тэ Казанда Уеннарны ябу тантанасында 2015 елдагы студентлар Уеннарында Көньяк һәм Төньяк Корея берләштерелгән команда буларак  чыгыш ясавына өметләнүе турында сөйләде.

“Мин 2015 елгы Уеннарда Көньяк һәм Төньяк Кореяның берләштерелгән җыелмасын бик тә җыярга теләр идем. Ышанам, тагын ике елдан без Кванджуда очрашырбыз һәм мәхәббәт һәм дуслыкны бергә бүлешербез”, – дип белдерде Кан Ун Тэ. Флагны тапшыру булырга тиешле Казан Универсиадасының Ябылу Тантанасы бу минутларда Татарстан башкаласының “Казан Арена” стадионында үтә.

«Р-Спорт», 14 июль 2013 ел