2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

FISU флагы чираттагы Универсиаданың башкаласы Кванджу шәһәренә тапшырылды

Студентлар спорты халыкара федарациясе флагы тантаналы рәвештә 2015 елда Көньяк Кореянең Кванджу шәһәрендә үтәчәк Универсиаданың оештыру комитеты вәкилләренә тапшырылды.

Big_224807920130718-21706-1xn46zg

XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннарын ябу тантанасы © РИА Новости/Виталий Белоусовасы

Хәзерге вакытта “Казан Арена” стадионында 2013 елгы Универсиаданы ябу тантанасы уза. Казан Универсиадасының оештыру комитеты чираттагы студентлар Уеннарының Кванджу шәһәре мэры Кан Ун Тэ, Чхон Уй Хва һәм Көньяк Корея Олимпия Уеннары комитеты президенты Ким Чжон Хэн составындагы Корея делегациясенә  FISU флагын тапшырды. Шуннан соң Кан Ун Тэ сүз алды. “Казанлылар, Сезне 2013 елгы Универсиаданы уңышлы үткәрүегез белән кайнар котлыйм. Без барыбыз да иң матур, иң уңышлы Универсиаданың шахитләре булдык. Кванджу шәһәренең мэры буларак, Казан Универсиадасы нинди югарылыкта үткән булса, шуны киләчәктә дә саклар өчен бөтен көчемне куячакмын”, - диде ул.

Кванджу – Көньяк Корея шәһәрләре арасында зурлыгы буенча алтынчы урында. Анда 1,4 миллион кеше яши. Кванджу шәһәрендә беренче Корея космонавты Ли Со Ен туган.

 

     

«Р-Спорт», 14 июль 2013 ел