2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Татарстан Республикасы Милли музеенда җанлы тарих

Мәдәни Универсиада кысаларында, ТР Милли музеенда интерактив рәвештә костюмнар белән театральләштергән экскурсияләр уздырыла. Алар “ Җанлы экспозицияләр” дип атала.

Милли музейның “Җанлы экпозицияләр”  экскурсиясенә һәр атнаның пәнҗешәмбесендә, барлык теләүчеләр дә килә ала. Бөтендөнья студентлар Уеннары вакытында исә мондый экскурсияләрне һәр көнне диярлек оештырганнар. 

Экспозициянең һәр өлеше безне үткәннәргә алып кайта. Төрле дәверләрнең интерьер, милли киемнәр һәм бизәнү әйберләре—болар барысы да искиткеч матур.  Иске музыкаль шкатулка, рояль,  менә ертылам дип торган иске битле кулъязма  китаплар... Бу экпонатлар тарихы турында  гадәти булмаган экскурсия үткәрүчеләр сөйли.  Граф Орлов, мисал өчен, музейга килүчеләрне 18 гасырга караган экспозицияләр өлеше белән таныштыра, ә Бөек Екатерина үзе патшалык иткән чор турында сөйли.  “Татарстанның борынгы тарихы” өлешендә, балчыктан савыт-саба ясаучы кешене күрергә мөмкин. “Әйберләр дөньясы” бүлегендә исә үткән меңъеллыкларның эш кораллары белән танышырга була.  Идел Болгарстанына багышланган залда, Алтын Урда сугышчысы уктан ату белән шөгыльләнә.

Моннан тыш, “Универсиаданы каршылау” проекты кысаларында, 21 июльгә кадәр,  Милли музейда “Татарстанның спорт алтыны” дигән күргәзмә эшли. Анда республиканың спортта ирешкән дәрәҗәләре һәм бүләкләре урын алган.  Музей кунаклар спортчылар, волонтерларның атрибутикаларын, төрле елларның күкрәк билгеләрен, билетларның һәм рәхмәт хатларының үрнәкләрен  күрә ала. Әгәр тәкъдимнәр китабын ачып карасаң, анда рус һәм татар телендә генә түгел, ә инглиз, алман һәм корея телендә язылган рәхмәт сүзләрен дә укырга була.  “Универсиада вакытында музейның ишеге  чит илләрдән  килгән кунаклар өчен һәрвакыт ачык булды. Экскурсия үткәрүчеләр алар белән бик рәхәтләнеп инглиз телендә аралаштылар.  Музей кунакларына 19 гасыр ахыры экспонатлары  һәм 17-18 гасыр сугыш кораллары аеруча да ошады”, диде музей хезмәткәре.

Бу көннәрдә кунаклар “Җанлы экспозиция”не  генә карага  түгел, ә танылган археолог Андрей Лихачевның туган көненә багышланган күргәзмәне карарга да килә. 17 июльдә аның  тууына 181 ел. ТР Милли музеенда, шул уңайдан даими рәвештә танылган коллекция җыючыларга багышланган күргәзмәләр оештырыла.  Кичә чара кунаклары өчен тематик экскурсияләр оештырылган иде.  Музейга килүчеләр Лихачев  тормышының кызыклы фактларын белән таныша алды. Нумизматика саклана торган җирдә, бик күп күләмдә,  төрле язулар, рәсемнәр төшерелгән һәм Көнчыгыш,  Европа тәңкәләре саклана.

Универсиада кысаларында, “Җанлы экпозицияләрне” иртәгә, 18 июльдә күрергә мөмкин. Уеннар тәмамлануга, ТР Милли музее элеккеге режимы белән эшли башлый һәм һәр пәнҗешәмбе “костюмлы” экскурсияләр үткәрә.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты