2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Мәдәни Универсиада — ике атна бәйрәм!

Якты, бай эчтәлекле, искиткеч матур тамашалы — бүген тәмамлана торган «Мәдәни Универсиада» проектын әнә шундый сүзләр белән тасвирларга була. Спектакльләр, концертлар, урам тамашалары һәм күргәзмәләр — Мәдәни Универсиада кысаларындагы чаралар 4 июльдән 18 июльгә кадәр Татарстан башкаласының барлык мәдәният учреждениеләрендә дә барды. Бу көннәрдә театрлар һәм музейлар үзенчәлекле режимда эшләделәр, Казан халкына һәм аның кунакларына үзләренең иң якты иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр.

Мәдәни Универсиада кысаларында Казанда 6 музей һәм 6 театр эшләде. Барлыгы 48 театраль тамаша күрсәтелде. Аларның 14 е нәни тамашачыларга исәп тоткан иде. М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрындагы опера-балет фестивален (6-17 июль) аерым искә алып узу урынлы, анда бөтен дөньядан атаклы артистлар катнашты. Фестиваль Мариин театрының гала-концерты белән тәмамланды.

Рахманинов исемендәге «Ак сирень» III халыкара фестивале Уеннар вакытына күчерелгән иде. Бу фестиваль кысаларында узган концертларда дөньякүләм масштабтагы йолдызлар — Денис Мацуев, Андрей Коробейников, Фредерик Кемпф катнашты.

Кунакларның татар халык бәйрәме Сабантуйга баруы Мәдәни Универсиада программасының әһәмиятле пункты булды. Быел аны уздыру вакыты РТ Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә Универсиаданың кызган чагы — 13 июльгә күчерелде.

Россия циркының горурлыгына әверелгән, дан казанган Россия династиясе вәкилләре — абыйлы-энеле Запашныйлар циркының гастрольләре дә узды.

Казансу елгасы яры буенда, Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда урнашкан Универсиада паркы – Уеннарның мәдәни программасының йөрәгенә әверелде. Парк 4 июльдән 17 июльгә кадәр көн саен 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр эшләде. Көндез Паркка керү бушлай иде, ә кич шул көн ярышларына алган билетлар яки аккредитация нигезендә керергә мөмкин булды.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Паркка 200 меңнән артык кеше килгән. 11 июль кешеләр иң күп килгән көн булган, бу көнне Паркта барлыгы 32 мең 524 кеше кунак булган. Паркка иң күбе берьюлы 35 мең кеше керә ала иде.

Һәр көн Паркка югары даирә вәкилләре, Универсиада Илчеләре һәм спортчылар килеп торды. Төп сәхнәдә атаклы артистлар һәм төркемнәр чыгыш ясады. 15 июльдә Парк кунакларын «Ак бүре» татар операсының дөнья премьерасы көтә иде.

Казан өчен махсус урам тамашасы әзерләгән мәшһүр «Cirque de Soleil» чыгышы Паркның чын бизәге булды.

Хәер, «Мәдәни Универсиада» проектын гамәлгә ашыру XXVII Бѳтендѳнья җәйге студентлар Уеннарына бик күп вакыт алдан — 2010 елда ук башланды. Бу вакыт эчендә берничә әһәмиятле чара оештырылды. 2011 елның 21 сентябреннән 25 сентябренә кадәр Казанда беренче халыкара бию проекты узды. Ул көннәрдә Казанга дөньяның алдынгы педагоглары һәм хореографлары, бию өлкәсендәге профессионаллар, кино, чит ил мюзикллары, театрлары артистлары һәм аларны куючылар, Америкадан һәм Европадан иң мәшһүр бию чемпионатларының җиңүчеләре килде.

Ут Эстафетасы Мәдәни Универсиаданың мөһим өлешен тәшкил итте. Ул 2012 елның 12 июлендә старт алды. Утны Парижның Сорбонна университетында кабыздылар, монда 1923 елда тарихта беренче тапкыр Халыкара студентлар спорт Уеннары уздырылган булган. Эстафетада дөньяның 51 иленнән миллион ярымнан артык студент катнашты. Ут Эстафетасы Казанда 2013 елның 6 июлендә— XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиада ачылган көнне тәмамланды.

Спортчылар тәрбияләү, волонтерлар әзерләү һәм сынау ярышлары үткәрү белән бергә Универсиаданы оештыручылар ЮНИ элита һәм ЮНИ резерв командалары да әзерләделәр. ЮНИ резерв командасына әле сәхнәдә беренче адымнар гына ясаучы, әмма инде үзен күрсәтергә өлгергән иҗади яшьләр кертелде. Сәнгатьнең төрле өлкәләрендә тамашачы һәм белгечләр тарафыннан танылу алган затлар исә ЮНИ элита булды. Шунысы да мөһим: проектның форматы анда катнашучыларның жанр төрлелеген күз уңында тотты. Бу исә популяр музыка башкаручыларны да, рок һәм рэп культурасы вәкилләрен дә, халык биюләре белән шөгыльләнүчеләрне дә, эстрада биюе белән мавыгучыларны да, нәфис сүз осталарын да, битбоксерларны һәм музыкант инструменталистларны да сайлап алу мөмкинлеге тудырды.

«Мәрхәмәт» хәйрия проекты социаль яклауга мохтаҗ булган катлауларга ярдәм итүне күздә тотты. Проект кысаларында Россия һәм Татарстанның профессиональ иҗат коллективлары катнашында хәйрия концертлары бирү каралган иде. Әлеге концертлар социаль яклауга мохтаҗ катлам өчен оештырылган махсус учреждениеләрдә үткәрелде.

Мәдәни Универсиада кысаларында Казан һәм XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиада турында иң яхшы җырга «Россия, Казан, Универсиада!» дип исемләнгән конкурс та уздырылды. Җиңүченең исемен 28 июньдә игълан иттеләр. «Прогульщики» рок-төркеме Гран-при иясе булды. Аның солистлары «Казан 2013» Башкарма дирекциясеннән махсус бүләкләр, һәм үзләренең “Без — җиңүчеләр” җырына видеоклип төшерү мөмкинлеге алдылар. Иң яхшы башкаручыны тамашачылар туры эфирда тавыш бирү ысулы белән сайлады. Шулай ук жюри конкурста катнашучыларның иң яхшы 15 җырын да билгеләде. Әлеге композицияләр «You are the world» җыентыгына кертелделәр.

«Мәдәни Универсиада» проекты ярдәмендә XXVII Бѳтендѳнья җәйге студентлар Уеннары чын сәнгать бәйрәменә һәм традицияләр фестиваленә әйләнде! Шунысын да өстәп китик, мондый проект Универсиадалар тарихында беренче тапкыр тормышка ашырылды.

 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты