2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Шәһәр мэры Универсиадада призлы урыннар яулаган казанлыларга бүләкләр тапшырды

Казан мэры Илсур Метшин 2013 елгы XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиадада катнашкан спортчыларга, аның җиңүчеләренә рәхмәт хатлары, махсус медальләр һәм акчалата премияләр тапшырды.

XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиада Казанда 17 июльдә төгәлләнде. Казаннан 42 спортчы Россия җыелма командасы составында илебез данын яклады. 19 спорт төрендә алар 30 медаль яулады: 15 алтын, сигез көмеш һәм җиде бронза медаль.

Россия җыелма командасы хисабында 2013 елгы Универсиаданың барлыгы 292 медале бар — 155 алтын, 75 көмеш һәм 62 бронза медаль. Моннан тыш Казандагы Универсиада вакытында студентлар Уеннарының 67 рекорды яңартылды, аларның 39ы Россия спортчылары тырышлыгы белән куелды.

“Бүген безнең кадерле җиңүчеләребез арасында булу минем өчен зур дәрәҗә. Җыелма командабызның триумфыннан без искиткеч күтәренкелек хисе кичердек. Мондый нәрсә безгә күптән җитенкерәми иде”, — диде Метшин спортчыларны котлаганда. Шәһәр башлыгы очрашуга килгән барлык спортчыларга һәм аларның тренерларына рәхмәт хатлары һәм Казан исеменнән акчалата бүләкләр тапшырды: алтын медаль өчен премия — 130 мең сум, “көмеш” өчен — 80 мең сум, “бронза” өчен  50 мең сум тәшкил итте. Метшин Уеннарда катнашкан барлык казанлылар өчен, аларның призлы урын алу-алмавына карамастан, шәһәр мэриясе тарафыннан махсус медальләр әзерләнүен дә хәбәр итте.

“Без һәрберегез өчен җан атып, борчылып тордык. 2013 елгы Универсиадада Россия җыелма командасы әгъзасы булу үзе үк җиңү инде ул. Сезнең исемнәрегез илебезнең, республикабызның, шәһәребезнең спорт елъязмасына алтын хәрефләр белән язылып куелды”, — диде ул. Алдан хәбәр ителгәнчә, алтын медаль яулаган спортчылар федераль бюджеттан 168 мең сум алачак, көмеш медаль ияләренә — 84 мең, бронза медаль алганнарга 50 мең сум биреләчәк.

 

«Р-Спорт», 17 июль 2013 ел