2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

РФ Президенты Универсиадада медаль яулаган спортчыларны шәхсән үзе котлады

РФ Президенты Владимир Путин Казандагы Универсиадада медальләр яулаган спортчыларны шәхсән үзе котлады. «Сезне Россия студентлар җыелма командасының Казандагы Универсиадада ышанычлы җиңүе белән котлыйм», — диде Путин Универсиадада җиңү яулаган һәм призлы урыннар алган спортчылар белән очрашуда.

Big_813976

19 июльдә узган әлеге очрашуда 200 дән артык кеше катнашты, шул исәптән — 152 спортчы, 48 тренер, Бѳтенроссия спорт федерацияләренең 12 президенты. Президент барлык спортчыларга яңа уңышлар һәм матур спорт җиңүләре  теләде. «Бүген без тамырдан яңа сәяси, социаль-икътисади шартларда яшибез, ләкин мәгариф, мәдәният һәм спорт гадәттән тыш әһәмиятле булып тора», — дип ѳстәде Путин.

Ул Универсиаданың барлык ѳлкәләрне колачлавын, аларның үсеше ѳчен куәтле импульс — шул исәптән халыкара хезмәттәшлек ягыннан да — бирүен билгеләп үтте. Универсиада спорт кѳндәшлеге белән генә чикләнми, диде президент һәм бу чараның тѳрле мәдәниятләр, тѳрле милләтләр арасында аралашу һәм тѳрле илләр яшьләренең дуслыгын ныгыту ѳчен кабатланмас мѳмкинлек булуын да искәтте.

Президент Красноярск шәһәренең 2019 елгы Бѳтендѳнья кышкы Универсиаданы уздыру хокукын дәгъва итәргә нияте булуын да искә алды. Ил башлыгы Универсиаданы Себер үзәгендә урнашкан бу шәһәрдә уздыру барлык территорияне комплекслы үстерү ѳчен шартлар тудырачагын һәм кышкы спорт тѳрләре белән шѳгыльләнү ѳчен ѳстәмә импульс булачагын билгеләп узды.

6 июльдән 17 июльгә кадәр барган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада программага кертелгән спорт тѳрләре саны ягыннан да — 27 спорт тѳре, катнашучылар саны ягыннан да — 13 меңнән артык кеше — рекордчы булды. Универсиадада 351 медаль комплекты уйнатылды. Россия җыелма командасы 155 алтын, 75 кѳмеш һәм 62 бронза медаль яулап, универсиадалар рекордын куйды.

«Р-Спорт», 14 июль 2013 ел