2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиада флаглары

Казандагы 2013 елгы Универсиада тәмамланганга да бер атна вакыт узып китте. Галәмнең төрле почмакларыннан Бөтендөнья студентлар Уеннары тарихындагы иң яхшы Универсиада турында мактау хатлары килүен дәвам итә.

Татарстан башкаласындагы Уеннар катнашучылар саны (12 меңгә якын), илләр саны (160), спорт төрләре буенча (27), шулай ук уйнатылган медальләр саны  (351 комплект) буенча рекорд куйды 

2013 елгы Универсиададан 160 илнең 70 еннән спортчылар медальләр белән китте. Инде күп мәртәбәләр язылды һәм игълан ителде - Россия Уеннарда яулаган медальләр саны буенча рекорд куйды (292 медаль: 155 - алтын, 75 - көмеш, 62 бронза медаль). Татарстанлылар Универсиадада 40 медаль яулады, аларның 20 се - алтын. 

Икенче урында - кытайлар (26-29-22), өченче урында - японнар (24-28-32), дүртенче урында - көньяк кореялеләр (17-12-12), бишенче урында - беларуслар (13-13-14), алтынчы урында украинлылар (12-29-36), җиденче урында - америкалылар (11-14-15).

 1165 медаль уйнатылды (351 комплект), 70 илдән килгән спортчылар медальләр яулады. Алар арасында - Чили, Мадагаскар, Кот-д’Ивуар, Албания - берәр генә медальгә ия булды. 
 
 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты