2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казанда Россия футбол җыелмасының Люксембург командасына каршы матчы узачак

Киләсе җомгада - 6 сентябрҗ көнне - Казан беренче тапкыр футбол буенча Россия җыелма командасы матчын кабул итә. Люксембург командасына каршы уен 2014 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына сайлау турниры кысаларында уза.

Матчны уздыру урыны итеп Казанны сайлау аңлашыла да. Татарстан башкаласы бер айдан аз гына элек бөтен дөньяга мөһим спорт чараларын бик югары дәрәҗәдә уздыра алуын раслады. Шул ук вакытта Казанның оештыру тәҗрибәсе генә түгел, инфраструктура да бик мөһим, алар - Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек кысаларында төзекләндерү узган "Үзәк" стадион һәм яңартылган "Казан" Халыкара аэропорты, җанатарларга аэропорттан матчлар узу торган стадионга тиз һәм комфортлы барып җитү мөмкинлеге бирүче интермодаль челтәр. Моннан тыш, исегезгә төшереп үтәбез, Казан 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын үзендә кабул итәчәк. 

РСФдә Казандагы булачак матчлардан сыйфатлы оештыру гына түгел, җанатарларның да активлыгын көтүләрен билгеләп үттеләр: Без Универсиада вакытында "Үзәк" стадионның җанатарлар белән шыплап тулганын үз күзләребез белән күрдек, ул үз чиратында Россия спортчыларына җиңү яуларга ярдәм итте. Без Россия җыелмасының Люксембург командасына каршы матчында да җанатарлар футболчыларгы җиңүгә көч бирер дип ышанабыз". 

Big_а3

Исегезгә төшереп узабыз, бүгенге көндә Фабио Капелло командасы үзенең сайлау группасында икенче урынны алып тора, ул бары тик лидер булган Португалиядән генә 2 очкога калыша, ләкин шул ук вакытта ул запастагы уенга ия. Дүшәмбе, 2 сентябрь көнне Россиянең илкүләм җыелма командасы киләче матчга әзерләнә башлады, безнең команда Мәсәкүдә Эдуард Стрельцов исемендәге кырда кичке тренировка уздырды. Фабио Капелло командасы бер сәгатҗкә якын гына барды һәм ул тернәкләнү характерына ия иде. Физиотерапевт Массимо Нерри җитәкчелегендә алар йөгкрү күнегүләое һәм растяжка ясады. Соңыннан футболчылар туп белән ялгыз һәм төркемле күнекмәләр белән шөгыльләнде. Тренировкада сакчы Александр Анюков катнашмады, ул төркемгә сишәмбе көнне кушылачак. 

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Россия җыелма командасы составында «Рубин» футбол клубының ике уенчысы - капкачы Сергей Рыжиков һәм ярымсакчы Александр Рязанцев бар. Россия җыелмасы Казанга түбәндәге составта киләчәк: капкачылар Игорь Акинфеев (ЦСКА), Владимир Габулов («Динамо» М), Сергей Рыжиков («Рубин»); сакчылар Александр Анюков («Зенит»), Алексей Березуцкий, Василий Березуцкий, Сергей Игнашевич, Георгий Щенников (барысы да ЦСКАдан), Владимир Гранат («Динамо» М), Виталий Дьяков («Ростов»), Алексей Козлов («Кубань»), Дмитрий Комбаров («Спартак» М); ярымсакчылар Игорь Денисов («Динамо» М), Алан Дзагоев (ЦСКА), Денис Глушаков («Спартак» М), Александр Рязанцев («Рубин»), Виктор Фәйзулин, Роман Широков (икесе дә «Зенит" тан); һөҗүмчеләр Владимир Быстров, Александр Кержаков, Олег Шатов (барысы да «Зенит» тан), Алексей Ионов, Александр Кокорин, Федор Смолов (барысы да «Динамо» М дан), Александр Самедов («Локомотив» М).

Билетлар 300 сумнан 1200 сумга кадәр. Аларны инде "Үзәк" стадионы кассаларыннан сатып алырга да була. Билетлар шулай ук «Кассир.ру» билет компаниясе кассаларында да бар: 

- Үзәк касса на Толстой ур, 1

-  "Городские зрелищные кассы" павильоны Р. Зорге ур, 66а (метродан Макдоналдс кафесы ягыннан чыкканда)

-  "Городские зрелищные кассы" павильоны  Пр. Ямашев ур, 93 (Савиново СҮ, тукталышта)

-  "Городские зрелищные кассы" павильоны Ершов ур, 8 ("Бәхетле" кибетеннән сул ягында)

- "Каждый день" кибете Сахаров ур, 29

-  «Бәхетле» СҮ Оренбург тракты, 22а (бернче этаж)

-  Кольцо СҮ Петербург ур, 1 (цоколь этажы)

- Бахетле СҮ Ямашев пр, 71а (беренче этаж)

- Молл "Парк Хаус"  Ямашев пр, 46/33 (Реал кибетенә керә торган урында)

- "Тандем"СКҮ Ибрагимов пр, 56 (беренче этаж)

-  "Южный" СКҮ Җиңү пр, 91 (икенче этаж)

- Авиа, Ж/Д кассалары Фучик ур, 34

Моннан тыш, Казан шәһәрендә яшәүчеләр өчен билетларны өйгә китереп бирү мөмкинлеге булдырылды, чит шәһәрнекеләр өчен билетлар өчен банк переводлары аша түләү мөмкинлеге дә бар, "Деньги Онлайн" системасы да эшли.

Тулырак мәгълүматны «КАССИР.РУ – Илкүләм Билет Операторы» аша белешергә була, шулай ук бөтен кызыксындырган сорауларны операторам Call-центры операторына (843) 512-25-35 яки 8-800-555-07-70 телефоннарына юлларга мөмкин. 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты