2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

"Казан 2013" волонтерлары тәҗрибәсе Бөтендөнья көрәш сәнгате Уеннарын оештыруда ярдәм итәчәк

"Казан 2013" Башкарма дирекциясе" коммерцияле булмаган автоном җәмгыятенең волонтерлар белән эшләү департаменты командасы ике атна дәвамында Санкт-Петербургта эшли, анда 18 октябрьдән 26 октябрьгә кадәр Бөтендөнья көрәш сәнгате Уеннары узачак.

Big_wcg_2

Казандагы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың волонтерлык программасын тормышка ашыруда катнашкан белгечләр бу көннәрдә чираттага эре спорт чарасына волонтерлар әзерләү өстендә эшлиләр, тәҗрибәләре белән уртаклашалар. 

Бөтендөнья көрәш сәнгате Уеннары дирекциясе җитәкчелеге чакыруы буенча волонтерлар белән эшләүче белгечләр Уеннарның волонтерар программасын тормышка ашыруда катнаша. Рекрутинг этабында 6 мең заявкадан кыска гына вакыт эчендә (23 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр) иң тәҗриҗәле һәм мотивацияле кандадатлар сайлап алынды.

Хәзерге вакытта волонтерлар командаларын спорт һәм спортныкы булмаган объектларга бүлү бара. Актив, коммуникабельле, стресска каршы торучан, оешкан һәм командада эшли белүдән тыш, волонтерлардан инглиз телен яхшы белү, нәтиҗәле эшли белү, волонтерлык эшчәнлеге тәҗрибәсе дә соралды. 

Сайлап алу кампаниясе чорында волонтерлар рекрутинг үзәгендә 2000 нән артык кеше булды, шуларның нибары 1100 генә Бөтендөнья көрәш сәнгате Уеннары волонтерлар командасының бер өлеше булу бәхетенә иреште.

Узган ялларда волонтерлар әзерләү программасы старт алды - "Прибалтийская" кунакханәсендә( анда халыкара спорт федерацияләре әгъзаләре һәм спортчылар урнаштырыла) волонтерлар өчен тренинг узды. 

Big_wcg_6

Тренинг кысаларында егетләр һәм кызлар Уеннар турында гомуми мәгълүмат белән, спорт программасындагы спорт төрләре, объектлардагы идарә системасы волонтерлык программасының үзенчәлекләре белән таныштылар, 

Алдагы көннәрдә волонтерларга әзерлекнең икенче модуле - функциональ тренинг һәм объектлар белән танышыру көтә.  

Әзерлек программасы нәтиҗәләре буенча, ә ул 15 октябрьдә төгәлләнә, һәрбер волонтер нинди вазыйфалар башкарачагын, теге яки бу сораулар буенча кемгә, кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген, эш урынын һәм объектның волонтер штабының кайда икәнлеген төгәл беләчәк. 

Казандагы Универсиада тәҗрибәсен файдаланып, волонтерлар белән эшләү департаменты белгечләре волонтерлар өчен мотивацияләү программасын, экипировка комплектын булдырдылар, аны инде бу атна азагында экипировка бирү үзәгендә волонтерларга тарата да башлаячаклар. Җәмәгать транспортында йөрү, объектларда кайнар ризык белән тәэмин итү, волонтерларның ялын оештыру мәсьәләләре бүгенге көндә хәл ителеп бетерелгән диярлек.

"Без Санкт-Петербургта эшләргә чакыруны бик шатланып кабул иттек, чөнки волонтерлар белән эшләү тәҗрибәсе Россиянеңбарлык регионнарында да кулланылырга тиеш, бигрәк тә Бөтендөнья көрәш сәнгате Уеннарында, ул - халыкара масштабтагы турнир бит!

Без тим-лидерлар булып эшләү өчен "Казан 2013" Волонтер үзәге активистларын җәлеп иттек, Универсиадада күрсәткән хезмәтләре буенча иң тәҗрибәлеләрен сайладык, хәзер без регионара команда! Мин барысы да әйбәт буласына ышанам!" - диде "Казан 2013" Башкарма дирекциясе коммерцияле булмаган автоном җәмгыятенең волонтерлар белән эшләү департаменты директоры Александр Карпов.  

Big_wcg_1

Исегезгә төшерәбез, 2013 елгы Бөтендөнья көрәш сәнгате Уеннары - халыкара ярышлар. ул олимпия һәм олимпия булмаган спорт төрләрен берләштерә. Бурычларының берсе - үз-үзең белән идарә итү, тәвәккальлек һәм техник осталык кебек спорт кыйммәтләрен популярлаштыру. 

Уеннар программасы 15 көрәш төрен берләштерә:  айкидо, бокс, джиу-джитсу, дзюдо, каратэ, кендо, кикбоксинг, сават, самбо, спорт көрәше, сумо, тай боксы, тхэквондо, ушу, фехтовкалау.

Ярышлардан тыш, Уеннар кысаларында борынгы көрәш сәнгате традицияләрен һәм социаль һәм мәдәни кыйммәтләрне яктыртучы мәдәни программа да планлаштырыла. 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты