2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россия яшүсмерләр җыелма командасы футболчылары: Казанда уйнаячагыбызга бик шатбыз!

Казанның "Рубин" стадионында 2014 елгы футбол буенча Европа чемпионатының беренче сайлау раундына багышланган матбугат конференциясе булып узды.

Анда Татарстан республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ярышлар уздыру департаменты җитәкчесе Валерий Кучуркин, Россия яшүсмерләр җыелма командасы өлкән тренеры (1995 елгы уенчылар) Дмитрий Ульянов катнашты.

Валерий Кучуркин сүзләренә караганда, Казан 2014 елгы Европа чемпионаты сайлап алу раунды кебек җаваплы турнирны үткәрүгә лаек.  

«УЕФА Россиягә шундый чараны уздыруны ышанып тапшырды. 2018 елгы дөнья чемпионаты алдыннан Россия Федерациясенә УЕФА тарафыннан зур игътибар күрсәтелде. Без сыналган партнерларга ышаныч белдерәбез. Татарстан республикасын исә шундый партнер дип саныйбыз. Сайлау вакытында аз гына да икеләнмәдек. Республика безгә теләсә кайсы мәсьәләләрне хәл итәргә булыша, шуның өчен без аңа бик зур рәхмәтле», - дип белдерде Кучуркин матбугат конференциясе вакытында.

Татарстан республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов җанатарлардан турнир вакытында Россия футболчылары өчен җан атуларын сорады.

«Без әлеге турнирны рәхәтләнеп кабул итәбез. Тиешле инфраструктура бар, РФС белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Казан алдагы көннәрдә дә төрле ярышлар һәм чаралар кабул итәр дип өметләнәм. Бөтен шартлар тудырылган, һава торышы яхшы. Җанатарларны уеннарны карарга чакырабыз.  Кунаклар үзләрен яхшы хис итсен өчен бөтен шартларны да тудырырга тырышабыз", - диде Шәйтхетдинов.

Аннан журналистларның сорауларына россиялеләрнең баш тренеры Дмитрий Ульянов җавап бирде.

«Турнирның Казанда узачагын белгәч, бик нык куандык. Универсиада вакытында менә дигән шартлар тудырылган иде. Җанатарлар да күп иде, бу чарага да алар күпләп килерләр дип өметләнәм. 7 көн әзерләндек, бозны тикшереп карадык. Шартлар менә дигән. Әлегә барысы да әйбәт бара», - дип белдерде Ульянов.

Росиянең көндәшләре -  Мальта, Украина һәм Эстония командалары. Беренче матч 10 октябрьдә булачак, анда    Ульянов командасы мальтачылар белән көч сынашачак.

«Бүгенге көндә төп көндәш, ул – Мальта. Украина белән уйнау икеләтә кызыклы булачак, ә әлегә без Мальта белән уйнарга әзерләнәбез", - диде тренер.

Ульянов әйтүенчә, Казанда турнирга әзерлек буенча бөтен шартлар да тудырылган.

«Без 4 октябрьгә кадәр икешәр занятия уздырдык.  6 сы көнне  Казан университеты җыелма командасы белән уйнадык, егетләр аз гына өлкәнрәк иде. Без нәтиҗәләрдән бик канәгать калдык», - диде Россия командасы тренеры.

«Рубин» уенчысы Эльмир Нәбиуллинның травма алуы бик кызганыч. Без, чыннан да, ул футболчыга зур өмет баглаган идек", - диде Ульянов.

 Россия һәм  Мальта арасындагы матч  10 октябрьдә «Рубин» стадионында узачак. Керү ирекле. Башлана – 19.00 сәгатьтә.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты