2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Украина яшүсмерләре Казандагы футбол турнирында тәүге матчта җиңү яуладылар

Казанда 19 яшькә кадәр яшүсмерләр арасында 2014 елгы Европа чемпионатына сайлап алу ярышлары башланды.

Big_egor2287

Украина – Эстония – 3:1 (0:1)

Голлар: 0:1 – Качараба, 44 (үз капкасына), 1:1 – Радченко, 64, 2:1 – Радченко, 72, 3:1 – Миранян, 90+3.

УКРАИНА: Сарчавский (К), Качараба, Полегенько, Ткачук, Танковский (Чумак, 86), Радченко, Яремчук (Миранян, 46), Коваленко (Габелок, 61), Соболь, Харатин, Билоног.

ЭСТОНИЯ: Игонен, Пайю, Синисалу (Салисте, 72), Авилов (К), Алое, Вялья (Паур, 65), Листманн, Рейталу, Саппинен, Лиивак, Ващук (Марин, 84).

Командаларның урыннары: Украина - 3 (1), Россия - 0 (0), Мальта - 0 (0), Эстония - 0 (1).

Матчтан соң Украина җыелма командасының баш тренеры Kazan2013 порталына үз фикерләрен җиткерде.

— Уен бик нервлы булды, ләкин мин нәкъ шулай булачак дип көткән дә идем. Ни дисәң дә, беренче матч. Нервлану сиздерә иде. Беренче таймда без дүрт туп кертергә тиеш идек, ә нәтиҗәдә үзебезгә керттердек. Эстония футболчылары керткән булса бер хәл әле — үз сакчыбыз бернинди куркыныч булмаган хәлдә үз капкасына кертә бит. Пенальтида да кертә алмадык. Ниндидер нонсенс бу!

Эстония футболчыларына рәхмәт сүзләрен белдерәсем килә. Алар гел үсештә һәм осталыкларын арттыра баралар. Бик яхшы команда, миңа ошадылар. Икенче таймда без өч туп керттек, тик мин уеннан канәгать калмадым.

Big_egor2548

Казанда безне бик шәп кабул иттеләр. Бернинди зар-шикаятебез дә юк. Бик яхшы стадион, кунакханә, яхшы туклану. Без Россиягә үз өебезгә кайткандай киләбез.

Алда — Мальта җыелма командасы белән матч, без ул команданы бөтенләй белмибез диярлек. Тик бу уенга рухый яктан бик җитди әзерләнергә кирәк, чөнки хәзер бөтен җирдә дә футбол уйный беләләр. Эстонияне җиңгәннән соң, йомшап китергә ярамый.

Көннең икенче матчы «Рубин» стадионында 19.00 сәгатьтә булачак. Россия җыелма командасы Мальта яшүсмерләре белән уйнаячак.

Big_egor2749

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты