2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Украина җыелма командасы футболчылары 2014 елгы Европа чемпионатына сайлап алу ярышларында Мальтаны тар-мар итте

Казанда 19 яшькә кадәр яшүсмерләр арасында 2014 елгы Европа чемпионатына беренче сайлап алу раундының икенче туры башланды.

Big_egor3757

Украина – Мальта – 4:0 (1:0)

Голлар: 1:0 – Миранян, 30, 2:0 – Радченко, 61, 3:0 – Радченко, 68, 4:0 – Харатин, 83.

УКРАИНА: Сарнавский, Качараба, Полегенько, Ткачук, Чумак, Габелок, Миранян (Яремчук, 81), Банасевич (Радченко, 46), Луканов (Билоног, 59), Соболь, Харатин.

МАЛЬТА: Шранц, Табоне Десира, Четкути (Кумбо, 90), Фава, Микаллеф, Чезаре, Цаммит, Спайтери (Дебоно, 59), Маккей, Кремона, Дегабриэле (Адзопарди, 86).

Командаларның урыннары: Украина – 6 (2), Россия – 3 (1), Эстония – 0 (1), Мальта – 0 (2).

Матчтан соң Украина командасының баш тренеры Александр Петраков Kazan2013 сайтына шәрехләмә бирде:

— Бүген гол кертердәй моментларны файдалана алмавыбыз янә кәефне тѳшерде. Алар күп иде, соңгы минутта  исәп 4:0 булгандагы тибү генә дә ни тора. Бишенче голны кертергә кирәк иде. Гомумән алганда, беренче таймдагы уен белән канәгать калмадым. Эшләргә кирәк әле. Тугыз кеше берьюлы саклана торган командага каршы уйнау авыр иде.

Big_egor4048

Алда россиялеләр белән матч тора. Россия командасын киләсе матчның фавориты дип саныйм, ләкин барысын да уен гына күрсәтәчәк. 15 ендә барысын да уен кырында күрербез.

19.00 сәгатьтә «Рубин» стадионы кырына Россия һәм Эстония җыелма командалары чыгачак.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты