2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россия җыелма командасы Казанда яшүсмерләр арасындагы 2014 елгы Европа чемпионатына сайлап алу ярышларының икенче матчында җиңү яулады

Казанда 19 яшькә кадәр яшүсмерләр арасында 2014 елгы Европа чемпионатына сайлап алу ярышлары дәвам итә.

Big_egor4638

Россия – Эстония – 5:1 (3:1)

Голлар: 0:1 – Салисте, 1, 1:1 – Давыдов, 3, 2:1 – Моргунов, 7, 3:1 – Ефремов, 41, 4:1 – Давыдов, 63 (пенальтидан), 5:1 – Каляшин, 90+3

РОССИЯ: Лобанцев, Караваев, Ребенко, Каляшин, Моргунов, Давыдов, Корян (Ящук, 77), Ефремов, Мартусевич (Ермаков, 70), Карпов, Миранчук (Мастерной, 56).

ЭСТОНИЯ: Тамме, Пайю (Листманн, 77), Кууск, Лоотус, Алое (Синисалу, 74), Саппинен (Авилов, 83), Рейталу, Салисте, Марин, Паур, Каубер.

Командаларның урыннары: Россия – 6 (2), Украина – 6 (2), Эстония – 0 (2), Мальта – 0 (2).

Матчтан соң Россия командасының баш тренеры Дмитрий Ульянов үз фикерен җиткерде:

— Уен нәтиҗәләрен уңай бәялим. Беренче уеннан соң планлаштырганнарыбызны гамәлгә ашырдык. Уенның тәүге 15 секундын фаҗига буларак бәялим. Бу голны карарга кирәк әле, без кайдадыр хәлне ачыклап бетермәдек.

Икенче таймда начаррак уйнадык дип санамыйм. Мѳмкинлекләр күп иде, кертә генә алмадык. Без нинди футболга ѳйрәнәбез, шуны уйныйбыз да, хәтта исәп 0:2 булганда да, ничек уйнаган булсак, шулай уйнар идек. Украинага каршы матчта җиңүгә генә йѳз тотып уйнаячакбыз.

Big_egor4133

Россия һәм Украина җыелма командалары ярышларның икенче раундына үттеләр инде. 15 октябрьдә алар тѳркемдә беренче урын ѳчен кѳч сынашачак. Матч 19.00 сәгатьтә «Рубин» стадионында узачак.

 

 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты