2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россия җыелма командасы футболчылары 2014 елгы Европа чемпионатының сайлап алу раундында җиңү яулады

Казанда 19 яшькә кадәр яшүсмерләр арасында 2014 елгы Европа чемпионатына беренче сайлап алу раунды ярышлары тәмамланды.

Big_egor5637

Соңгы турда Россия җыелма командасы яшүсмерләре украиннар белән тигез исәпкә уйнап, тѳркем этабын беренче урында тѳгәлләделәр.

Россия - Украина - 1:1 (1:1)

Голлар: 1:0 - Моргунов, 17, 1:1 - Коваленко, 45

РОССИЯ: Лобанцев, Караваев, Масютин, Каляшин (Ребенко, 22), Лысцов, Ермаков (Мартусевич, 77), Мастерной, Моргунов, Давыдов, Ефремов, Ящук (Корян, 45).

УКРАИНА: Сарнавский, Качараба, Полегенько, Ткачук, Танковский (Чумак, 73), Радченко, Миранян, Коваленко (Лукьянчук, 52), Соболь, Харатин (Габелок, 90), Билоног.

Икенче матчта Мальта һәм Эстония командалары да тигез исәпкә уйнады — 2:2.

Нәтиҗәдә командаларның урыннары болай булды: Россия - 7 очко (3 матч), Украина - 7 (3), Мальта - 1 (3), Эстония - 1 (3).

Россия һәм Мальта спортчылары керткән һәм керттергән туплар нисбәте буенча кѳндәшләреннән алгарак чыкты.

Big_egor5774

“Бүгенге уен тамашачыларга да, белгечләргә дә ошады. Мин дә канәгать. Җиңүгә йѳз тотып уйнадык, ә инде матч барышында уенчыны чыгарып җибәргәннән соң җиңәргә дип бигрәк тә тырыштык. Тик мѳмкинлекләрне уңга-сулга исраф кына иттек, һәм син кертмәсәң, җәзасы да сиңа була. Миңа уен бүген бик ошады. Бар нәрсә дә тиешле дәрәҗәдә иде — безнең уен да, кѳндәш тә. Сугышчан уен булды дип әйтергә мѳмкин” — дип белдерде Россия командасының баш тренеры Дмитрий Ульянов матбугат конференциясендә.

 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты