2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

«Казан 2013» волонтерлары 2013 елгы Бөтендөнья көрәш сәнгате уеннарында стажировкаларын уңышлы төгәлләде

29 октябрьдә «Казан 2013» волонтерлык хәрәкәтенең 35 активисты Төньяк башкала — Санкт-Петербургтан Казанга кайтты. Алар анда Бөтендөнья көрәш сәнгате уеннарында стажировка үтте. Казан волонтерлары командасы 12 көн дәвамында коллегалары — бөтен Россиядән җыелган ирекле ярдәмчеләр белән белемнәрен уртаклашты һәм әлбәттә, чираттагы зур халыкара спорт чарасында яңа тәҗрибә дә туплады.

Big_3teyxgb5xck

Волонтерлар делегациясен әзерләү ярышларга бик күп вакыт элек башланды — сентябрь ахырында ук стажировкада катнашырга теләге булганнардан гариза кабул ителә иде. Дүрт көн дәвамында Халыкара мәгълүмат үзәгендә кандидатлар белән әңгәмәләр үткәрелде. “Башка шәһәрләргә барып үтә торган стажировкалар егетләр һәм кызларда гадәттәгечә  зур кызыксыну уята. Санкт-Петербургтагы Уеннар да бу очракта искәрмә булмады — волонтерлык позициясенә бәйле рәвештә конкурс бер урынга 2-3 кеше тәшкил итте. Команда составына эләгү өчен, берничә критерий буенча җитди сайлап алу узарга кирәк иде. Болар — инглиз һәм башка чит телләрне югары дәрәҗәдә белү, көрәш сәнгате бурында белемнәр булу, 2013 елгы Казан Универсиадасында волонтерлар белән эшләү буенча менеджерлардан рекомендацияләр һәм, әлбәттә, шәхси кызыксыну”, — дип сөйли Казан волонтерлары делегациясе җитәкчесе, волонтерлар белән эшләү департаментының баш белгече Регина Вәлиуллина.

Big_img_0496

Санкт-Петербургка килү белән егетләр һәм кызлар уку курслары узды, спорт корылмалары һәм спортка кагылышы булмаган объектлар белән танышты, киемнәр алды һәм актив рәвештә эшкә кереште, өстәвенә аларга бик мөһим һәм җаваплы позицияләр тәкъдим ителгән иде. 20 волонтер Бөтендөнья көрәш сәнгате уеннарында катнашкан 15 халыкара спорт федерацияләре — самбо, дзюдо, тхэквондо, каратэ, айкидо, сумо, бокс, тай боксы, француз боксы, кикбоксинг, джиу-джитсу, ушу, көрәш, кендо федерацияләре атташелары позициясендә эшләде. Казандагы Универсиадада “Спорт командасы атташесы” һәм “FISU атташесы” позицияләрендә тәҗрибә туплаган егетләр һәм кызлар үз алларына куелган бурычларны — спорт федерациясе офисында ярдәм итү, лингвистик ярдәм, спорт ярышларында озата йөрү һәм башка бик күп эшләрне бик яхшы башкарып чыкты.

Big_img_0394

Егетләр һәм кызларның аерым бер төркеме “Спорт объектларында протокол” позициясенә билгеләнгән иде. Протокол буенча менеджерлар киңәше белән сайлап алынган волонтерлар ярышларның «VIP» һәм «VVIP» категориясендәге катнашучылар һәм кунаклар белән эшне оештыруда булышлык күрсәтте, шулай ук бүләкләү тантаналарында ярдәм иттеләр. Моннан тыш, шаперон волонтерлар сыйфатында эшләү өчен  Казан делегациясе составында медик студентлар да килде. Алар атлетларны допинг-тикшерү процедураларында озата йөрде.

“Казан волонтерлары командасы хезмәтен Уеннар Дирекциясе җитәкчелеге һәм аның функциональ менеджерлары уңай бәяләде һәм иң югары билгегә лаек дип тапты. Sportaccord (Спорт федерацияләренең халыкара союзы, Уеннарны гамәлгә куючы) вәкилләреннән һәм Санкт-Петербургтагы Уеннар дирекциясеннән безнең егетләр һәм кызлар турында мактау сүзләре ишетү бик рәхәт, — дип хәбәр итә  волонтерлар белән эшләү департаментының директоры  Александр Карпов. — Казан Универсиадасында эш тәҗрибәсе һәм хезмәткә сәләтлелек — безнең волонтерларыбыз һәм белгечләребез менә шуларны алып барды. Кире кайтканда аларга яңа белемнәр һәм күнекмәләрне алып китәргә туры киләчәк, боларның исә инде якын киләчәктә шәһәребездә көтелгән спорт проектларында кирәге чыгачак. Һичшиксез, мондый югары дәрәҗәдәге ярышларда катнашу факты үзе генә дә аларның һәрберсенең портфолиосына бик шәп өстәмә булачак, ә Бөтендөнья көрәш сәнгате уеннарында алган тәҗрибә исә шәхси һәм профессиональ үсеш өчен өстәмә нигез булып торачак”.

Big_img_1008

Шунысын да искә алыйк, Уеннарда Казаннан волонтерлар гына катнашмады. «Казан 2013» Башкарма дирекциясе белгечләре Төньяк башкалада айдан артык булды, алар волонтерлык программасын әзерләү һәм гамәлгә ашыру мәсьәләсендә Бөтендөнья көрәш сәнгате уеннары дирекциясе белән тәҗрибә уртаклашты һәм хезмәттәшлек итте, ә Уеннар вакытында спорт корылмаларында һәм спортка кагылышы булмаган объектларда волонтерлар белән эшләү менеджерлары ролен башкардылар, волонтерларга кирәкле сервислар күрсәтү эшен җитәкләделәр. Моннан тыш, протокол департаменты белгечләре Уеннар вакытында объектларда үз юнәлешләре буенча эшне оештырып, көйләп тордылар.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты