2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Вероника Попова 200 м га баттерфляй ысулы белән йѳзүдә Россия рекорды куйды

Казанда узучы 25 метрлык бассейнда йөзү буенча Россия Чемпионатының беренче кѳнендә биш бүләк комплекты уйнатылды. Финал бәйгеләрдә Евгений Лагунов, Вероника Попова, Яна Мартынова җиңү яулады, ир-атлар арасында 4х100 м га һәм хатын-кызлар арасында 4х200 м га кроль белән йѳзүдә Мәскәү командасы җиңүче булды.

Big_0b8626efa3e9f864eeeaa6

© russwimming.ru

Россия чемпионы исемен беренче булып Евгений Лагунов яулады, ул ирекле стиль белән 200 м га йѳзүдә беренче килде (1.43,74). Санкт-Петербург вәкиле Вячеслав Андрусенко кѳмеш медальгә лаек булды (1.43,95), мәскәүле Михаил Полищук ѳченче килде (1.43,97).

Евгений Лагунов үз нәтиҗәсеннән канәгать калган. «Ялдан соң мин яңа сезонга кереп кенә кидәм. Хәер, результатлар начар түгел инде. Димәк, барысы да яхшы бара, — диде Евгений. — Россия чемпионатларында ирекле стиль белән 50 һәм 100 метрга йѳзәчәкмен әле. Европа чемпионатына шәхси дисциплиналарда һәм менә шул дистанцияләрдә сайлап алынырмынмы, анысын карарбыз».
Барселонадагы дѳнья чемпионатында призлы урын яулаган Вероника Попова ѳчен дә ярышлар яхшы башланды. Баттерфляй ысулы белән 200 м га финал узышта ул Россиянең яңа рекордын куйды — 2.06,88. Ләкин спортчы белдергәнчә, югары результатка карамастан, ул әлеге дистанцияне тагын да тизрәк — 2,05 нәтиҗәсе белән йѳзеп узарга ниятләгән булган.

Big_8fd3148b872beb6c4b029f

© russwimming.ru

Шул ук финалда Анастасия Гуженкова сайлап алу ярышларында күрсәткән яшүсмерләр арасындагы Россия рекордын (2.11,93) яңартты (2.11,12).
Казандагы Россия чемпионаты 25 метрлык бассейнда яшүсмерләр арасында күрсәтелгән Россия рекордларын рәсми рәвештә теркәүче тәүге ярыш булып тора. Мондый карар Дѳнья кубогының Мәскәү этабын уздырган вакытта Бөтенроссия йөзү федерациясенең Президиумы тарафыннан кабул ителде. Моңарчы яшүсмерләр рекордлары 50 метрлык бассейнда гына теркәлә иде. Кыска сулыкта йѳзү буенча рекорд кую ѳчен башлангыч результат буларак яшүсмерләр 2012 елда күрсәткән вакыт күрсәткечләре алына.

Татарстан спортчысы Яна Мартынова 400 метрга комплекслы йѳзүдә 4 минут та 33,26 секунд вакыт күрсәтеп җиңү яулады.

Big_46056cf5732501cdc7def4

© russwimming.ru

«Җиңү һәрчак рәхәт инде ул, — диде Яна журналистларга, — Мин ике кѳн элек кенә Лос-Анджелестан кайттым. Гадәттә ярышларга ѳч атна кала кайта идем. Шуңа күрә бик канәгатьмен. Мин кыска суда йѳзү бенча Европа чемпионатларына ѳч ел инде сайлана алмыйм, ә монда нормативны шундук ѳч секундка яхшырак башкарганмын, шул ук вакытта мин әле иң яхшы формада түгел. Даниядә результатымны яхшыртырга ѳметләнәм».

Эстафета йѳзүендәге ике финалда да Мәскәү командалары җиңде. Ир-атлар арасында 4х100 м га эстафета йѳзүендә Дмитрий Ермаков, Михаил Полищук, Станислав Степанов, Артем Лобузов чемпион булды. Хатын-кызларда 4х200 м га кроль белән эстафета йѳзүендә Кристина Пухова, Елизавета Горшкова, Валерия Колотушкина һәм Ксения Юськова җиңү яуладылар. Алар соңгы 100 метрда алты секундлык соңарып баруны бетереп, Санкт-Петербург командасын уза алдылар

25 метрлык бассейнда йөзү буенча Россия Чемпионаты. Казан. 2013 елның 15 ноябре. (Барлык результатлар)

Ир-атлар

200 м ирекле стиль
1. Евгений Лагунов (Архангельск өлкәсе) - 1.43,74
2. Вячеслав Андрусенко (Санкт-Петербург) - 1.43,95
3. Михаил Полищук (Мәскәү) - 1.43,97

Эстафета 4х100 метр ирекле стиль
1. Мәскәү (Дмитрий Ермаков, Михаил Полищук, Станислав Степанов, Артем Лобузов) - 3.12,34
2. Санкт-Петербург (Олег Тихобаев, Евгений Айзетуллов, Никита Курочкин, Вячеслав Андрусенко) - 3.13,17
3. Красноярск крае (Иван Рыбкин, Алексей Амосов, Виктор Кондратьев, Андрей Арбузов) - 3.13,33

Хатын-кызлар

Эстафета 4х200 м ирекле стиль
1. Мәскәү (Кристина Пухова, Елизавета Горшкова, Валерия Колотушкина, Ксения Юськова) - 7.59,72
2. Санкт-Петербург (Вероника Попова, Дарья Устинова, Ирина Шваева, Анна Зайцева) - 7.59,82
3. Свердловск өлкәсе (Валерия Саламатина, Дарья Устинова, Дарья Шнюкова, Полина Лапшина) - 8.07,14

200 м баттерфляй
1. Вероника Попова (Санкт-Петербург) - 2.06,88 рекорд России
2. Светлана Чимрова (Мәскәү) - 2.09,49
3. Анастасия Гуженкова (Самара өлкәсе) - 2.11,12 Россия яшүсмерләр рекорды

400 м комплекслы
1. Яна Мартынова (Татарстан) - 4.33,26
2. Виктория Малютина (Пенза өлкәсе) - 4.36,56
3. Кристина Красюкова (Төмән өлкәсе) - 4.37,34

 20013 елгы РЧ беренче көнендә куелган рекордлар.

 Россия рекордлары
Вероника Попова (Санкт-Петербург) – 200 м баттерфляй – финал – 2.06,88

 Россия яшүсмерләр рекордлары
Казина Полина (Мәскәү) – 50 м брасс – ярымфинал - 31,49
Кирилл Пригода (Санкт-Петербург) – 100 м брасс – ярыминал – 58,66
Анастасия Гуженкова (Самара өлкәсе) – 200 м баттерфляй – беренчел йөзү - 2.11,93
Анастасия Гуженкова (Самара өлкәсе) – 200 м баттерфляй – финал - 2.11,12

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты