2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Виталий Мельников 100 м га аркада йѳзүдә дѳньяда иң яхшы вакыт күрсәтте

Казанда узучы 25 метрлык бассейнда йөзү буенча Россия чемпионатының икенче кѳнендә сигез бүләк комплекты уйнатылды.

Big_6abe7674d252825ef62f03

© russwimming.ru

Виталий Мельников 100 м га аркада йѳзүдә күрсәтелгән вакыт ѳчен 945 FINA очкосы алып, ярышларның иң кѳчле спортчылар рейтингында беренче урынга чыкты. Спортчы дѳньядагы иң яхшы результатны кабатлады — 49,87. Аны Дѳнья кубогының Япониядәге этабында америкалы Юджин Готсо күрсәткән иде.

Бу тѳр ярышта кѳмеш медальне Волгоград спортчысы Никита Коновалов (50,90), бронзаны Петербург вәкиле Андрей Шабасов (51,25) яулады. Призлы урыннар алучыларның барысы да Европа чемпионатына сайлану нормативын үтәде.

Big_c21a788e31078538db4e80

© russwimming.ru

«Бу минем иң яхшы результатым, мин үз вакытымны бер ярым секундка диярлек яхшырттым. Без бу ярышка дип махсус әзерләнмәдек, мин хәтта старт алдыннан кырынмадым да, киеренкелек юк диярлек иде, — дип сѳйләде Виталий Мельников. — Без максатчан рәвештә Европа чемпионатына әзерләнү буларак, Тенерифеда биш атна җыеннарда уздырдык. Мин Андреа ди Нино клубыннан бразилияле Арилсон Силвага киттем. Ул узган сезонда «ADN Swimming Project»та эшләгән. Мин аның белән 2016 елгы Олимпия уеннарына әзерләнергә планлаштырам».

Европа беренчелеге җиңүчесе, яшүсмерләр арасында дѳнья чемпионатында призлы урын яулаган Самара йѳзүчесе Семен Макович 400 м га комплекслы йѳзүдә 4 минут та 06,02 секунд нәтиҗә күрсәтеп, яшүсмерләр арасында Россия рекорды куйды. Мәскәүле Александр Тихонов, җиңүчедән 0,52 секундка калышып, финишка икенче булып килде. Пенза ѳлкәсе вәкиле Дмитрий Горбунов бронза медаль алды (4.06,66). Ѳч спортчы да кыска сулыкта йѳзү буенча Европа чемпионатына сайлап алынды

Big_f34ae43efe200a9cadb3f6

© russwimming.ru

«Мин результатым белән бик канәгать — шәхси рекордымны кабатладым. Тренировкалар буенча фикер йѳрткәндә, мин андый яхшы нәтиҗә күрсәтергә ѳметләнмәгән идем. Сайлап алу нормативын үтәү ѳчен, финал бәйге алдыннан үземнең иң яхшы результатымны күрсәтергә, үзем булдыра алганның барысын да, максимумны эшләргә рухи яктан әзерләндем, — диде Семен Макович узыштан соң, — кѳрәш бик киеренке булды. Мин бѳтенроссия ярышларында мондый кѳчле кѳндәшлек булганда йѳзгәнем юк иде әле. Миңа бу бик ошады һәм яхшы нәтиҗә күрсәтергә ярдәм итте».
Новосибирск спортчысы, дүрт тапкыр Европа чемпионы Валентина Артемьева 50 м га брасс белән йѳзүдә җиңде (30,76), Пермь крае вәкиле Екатерина Баклакова финишка икенче килде (31,01), Свердловск ѳлкәсеннән Анна Белоусова ѳченче булды (31,16).

Big_8706771a47a4399dbfb610

© russwimming.ru

«Мин алтын медаль яулый алуыма шатмын, тик бик үк яхшы результат күрсәтмәдем әле — сайлап алу нормативына җитенкерәмәде һәм бүгенге результатым минем иң яхшы нәтиҗәләремнән шактый ерак, — дип белдерде Валентина Артемьева. — Хәл-әхвәлем белән бәйледер дип уйлыйм. Мин ѳченче кѳн генә АКШтан очып кайттым, анда испан тренеры, 1988 елгы Олимпия уеннарында 200 м га брасс белән йѳзүдә бронза медаль яулаган Серхио Лопес белән ике ай шѳгыльләндем. Мин әле вакытка җайлашырга ѳлгермәдем һәм шуңа да бик йокым килә. Суда үземне яхшырак хис итәм. Мина таблодагы результатка караганда яхшырак йѳзәм кебек тоела. Хәзер исә йѳз метрга ярышта сайлап алу нормативын узарга тырышачакмын».

Үзенең икенче финал бәйгесендә — 100 м га баттерфляй ысулы белән йѳзүдә Никита Коновалов Николай Скворцовны 0,66 секундка артта калдырып, финишка беренче булып килде. Шул ук вакытта ике спортчы да континент беренчелегенә барачак җыелма командага эләгү ѳчен нормативны үтәделәр.

«Мин йѳз метрга узышта результатымны яхшыртырга дип күптән тырыша идем һәм бүген моны эшли алуыма шатмын, — дип белдерде Никита Коновалов. — Травмалар аркасында мин кыска судагы ярышларда инде ике ел катнаша алмадым. Ниһаять барысы да килеп чыкты. Бүгенге финалларга мин тулысынча кырынып та бетмәдем, судан чыгуны яхшырту ѳчен аякларны гына җиңеләйттем. Европада яхшы результат күрсәтергә тырышачакмын, тик бернәрсәне дә алдан фаразламыйм әле. Минем инде шундый тискәре тәҗрибәм бар, вәгъдә иткән идем, тик барып чыкмады. Башта җанатарларга ѳмет биреп куярга, ә аннары аларның кәефләрен тѳшерергә теләмим».

100 м га брасс белән йѳзүдә ике спортчы сайлап алу нормативыннан яхшырак нәтиҗә күрсәттеләр — узышта җиңүче Олег Костин (57,72) һәм кѳмеш медальгә лаек булган Вячеслав Синькевич (57,88).

«Мин результатым белән канәгать. Күп эшләдем, яхшы әзерлекле идем, һәм бу нәтиҗә бирде дә — мин Европа чемпионатына сайлап алу нормативын үтәдем, — диде Олег Костин. — Иртәгә 200 метрга узышта да лаеклы результат күрсәтергә тырышачакмын».

Хатын-кызлар арасында 100 м га аркада йѳзү узышында Свердловск ѳлкәсе спортчылары Полина Лапшина (58,32) һәм яшүсмерләр арасында Россия рекорды куйган Дарья Устинова (58,65) беренче ике урынны яулады. Мәскәүле Александра Папуша финишка ѳченче булып килде (59,19).

«Казанда Россия Кубогында һәм Универсиадада йѳздем, тик бу ярышларда мин яхшы нәтиҗә күрсәтә алдым. Хәер, кыска сулыкта йѳзәргәме, озын сулыктамы — миңа принципиаль аерымлыгы юк», — диде Полина Лапшина журналистларга.

Мәскәү командасы вәкиле Елизавета Горшкова, ирекле стиль белән 800 м га йѳзүдә беренче килде (8.28,91). Коми Республикасыннан Анастасия Иваненко кѳмеш медаль алды (8.33,18), Мәскәү һәм Липецк ѳлкәсе ѳчен чыгыш ясаучы Анастасия Крапивина бронзага лаек булды (8.36,44).

«Тренировкаларны бер ай элек башладык, шуңа да карамастан, мин бүген үземнең иң яхшы результатларымның берсен күрсәтә алдым, моның ѳчен кѳндәшләремә рәхмәт әйтергә телим. Сальников кубогында мин нәтиҗәләремне яхшырта алырмын дип ѳметләнәм, — диде узышта җиңүче Елизавета Горшкова. — Мин ачык суда йѳзүдә махсуслашам, шуңа күрә кыска суда йѳзү буенча Европа чемпионатына ѳчен җыелма командага эләгергә әллә ни ѳметләнмәгән идем. Киләсе елда Берлинда узачак Европа чемпионатына сайлап алыну ѳчен, 50 метрлык бассейнда һәм ачык судагы Россия чемпионатында чыгыш ясарга ниятлим. Дѳнья кубогы этапларында чыгыш ясау планыма керми».

Бәйгеләрнең йомгаклау тѳрендә — ир-атларда 4х200 м га ирекле стиль белән эстафета йѳзүендә Дмитрий Ермаков, Александр Селин, Михаил Полищук һәм Артем Лобузовтан торган Мәскәү җыелма командасы беренче урын алды. Алар финишка 7 минут 1,13 секунд результаты белән килде.

Чемпионатның икенче кѳнендә яшүсмерләр арасында сигез Россия рекорды куелды. Дарья Устинова һәм Семен Маковичтан кала рекордларны ике тапкыр яңарттылар — сайлап алу ярышларында һәм ярымфиналларда ирекле стиль белән 50 м га йѳзүдә Евгений Седов һәм 100 м га комплекслы йѳзүдә Дарья Карташова. Розалия Насретдинова исә моны ике тапкыр эшли алды: ике дистанциядә — ирекле стиль белән 100 м га йѳзүдә һәм баттерфляй ысулы белән 50 м га йѳзүдә.

25 метрлык бассейнда йөзү буенча Россия Чемпионаты. Казан. 2013 елның 16 ноябре. (Барлык результатлар)

Ир-атлар 

4х200 м га ирекле стиль белән эстафета
1. Мәскәү (Дмитрий Ермаков, Александр Селин, Михаил Полищук, Артем Лобузов) - 7.01,13 
2. Санкт-Петербург (Александр Попков, Евгений Айзетуллов, Александр Федоров, Вячеслав Андрусенко) - 7.06,33 
3. Волгоград ѳлкәсе (Михаил Украинский, Антон Евсиков, Андрей Ушаков, Дмитрий Боканхель) - 7.10,03 

100 м га аркада йѳзү 
1. Виталий Мельников (Мәскәү) - 49,87 
2. Никита Коновалов (Волгоград ѳлкәсе) - 50,90 
3. Андрей Шабасов (Санкт-Петербург) - 51,25 

100 м га брасс белән йѳзү
1. Олег Костин (Түбән Новгород ѳлкәсе) - 57,72 
2. Вячеслав Синькевич (Волгоград ѳлкәсе) - 57,88 
3. Всеволод Занько (Мәскәү) – 58,73 

100 м баттерфляй белән йѳзү 
1. Никита Коновалов (Волгоград ѳлкәсе) - 50,05 
2. Николай Скворцов (Калуга ѳлкәсе) - 50,71 
3. Владислав Серый (Санкт-Петербург) - 51,36 

400 м га комплекслы йѳзү 
1. Семен Макович (Волгоград ѳлкәсе) - 4.06,02 яшүсмерләр арасында России рекорды
2. Александр Тихонов (Мәскәү) - 4.06,54 
3. Дмитрий Горбунов (Пенза ѳлкәсе) - 4.06,66 

Хатын-кызлар 

800 м га ирекле стиль белән йѳзү
1. Елизавета Горшкова (Мәскәү) - 8.28,91 
2. Анастасия Иваненко (Коми Республикасы) - 8.33,18 
3. Анастасия Крапивина (Мәскәү ѳлкәсе - Липецк ѳлкәсе) – 8.36,44 

100 м га аркада йѳзү 
1. Полина Лапшина (Свердловск ѳлкәсе) - 58,32 
2. Дарья Устинова (Свердловск ѳлкәсе) - 58,65 яшүсмерләр арасында России рекорды
3. Александра Папуша (Мәскәү) - 59,19 

50 м брасс белән йѳзү
1. Валентина Артемьева (Новосибирск ѳлкәсе) - 30,76 
2. Екатерина Баклакова (Пермь край) - 31,01 
3. Анна Белоусова (Свердловск ѳлкәсе) - 31,16 

2013 елгы Россия чемпионатының икенче кѳнендә яшүсмерләр арасында куелган Россия рекордлары

Евгений Седов (Волгоград ѳлкәсе) – 50 м га ирекле стиль белән йѳзү – сайлап алу узышы – 21,71 
Евгений Седов (Волгоград ѳлкәсе) – 50 м га ирекле стиль белән йѳзү – ярымфинал – 21,33 
Дарья Карташова (Түбән Новгород ѳлкәсе) – 100 м га комплекслы йѳзү – сайлап алу узышы – 1.01,31 
Дарья Карташова (Түбән Новгород ѳлкәсе) – 100 м га комплекслы йѳзү – ярымфинал – 1.01,25 
Розалия Насретдинова (Мәскәү) – 100 м га ирекле стиль белән йѳзү – ярымфинал – 53,88 
Розалия Насретдинова (Мәскәү) – 50 м га баттерфляй белән йѳзү – ярымфинал – 26,20 
Семен Макович (Самара ѳлкәсе) – 400 м га комплекслы йѳзү – финал – 4.06,02 
Дарья Устинова (Свердловск ѳлкәсе) – 100 м га аркада йѳзү – финал – 58,6

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты