2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казанда «4 ил арасында матч» башланды

Германия, Италия, Россия һәм Украинадан иң яхшы спортчылар өч ярыш көне дәвамында беренчелек өчен көрәшәчәк. Халыкара ярышлар шәһәрнең әһәмиятле спорт корылмаларының берсе булган Су спорт төрләре сараенда бара.

Турнир тантаналы рәвештә 6 декабрьдә ачылды. Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Россия Олимпия комитетының генераль сәркатибе Марат Бариев, Россия суга сикерү федерациясенең беренче Вице-президенты, күп тапкыр Европа һәм дөнья чемпионы, суга сикерү буенча дөньяда бердәнбер сигез олимпиада бүләге иясе Дмитрий Саутин тантананың хөрмәтле кунаклары булды.

«Матчта катнашучы хөрмәтле спортчылар, Казан халкы, республикабыз кунаклары! — дип мөрәҗәгать итте сәламләү сүзе белән Рафис Борһанов. — Казан чираттагы чемпионат — Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын уздырырга дип янә ишекләрен ачсын өчен ике елдан азрак вакыт калды. Без аңа әзерләнәбез. Бу чемпионат кысаларында суга сикерү буенча ярышлар да узачак. Без бүген дүрт ил арасында матчны үз җиребездә, суыбызда бик теләп кабул итәбез. Бу турнир Чемпионатка әзерлек кысаларындагы сынау ярышы булып тора».

Марат Бариев үз чиратында турнирның тамашачыларын Россиянең Олимпия комитеты исеменнән сәламләде.

«Без Дмитрий Саутин белән Казанда Су спорт төрләре сарае кебек корылма кайчан була инде дип хыялландык, — дип белдерде Марат Бариев. — һәм менә, ул пәйда булды. Мин барлык казанлыларны, татарстанлыларны шундый шартлар булу белән котлыйм, татарстанлыларны котлыйм».

Тантана алдыннан исә матч башлануга багышланган матбугат конференциясе үткәрелде. Билгеле булганча, әлеге турнир LEN Европа йөзү лигасы тарафыннан гамәлгә куелган. Европадагы иң көчле илләр — Россия, Украина, Германия һәм Италия сайлап алына.

«Казан үзен бик лаеклы күрсәтте. Россиядә бу турнирны кайда үткәрергә дигән сорау тугач, бөтенесе дә шундук Казанны искә алды, чөнки монда шундый шәп бассейн. Миңа янә монда килү, мондый халыкара ярышларда булу бик рәхәт, — дип сөйләде Дмитрий Саутин. — Беренче турнир Италиядә узды, икенчесе — Германиядә, өченчесендә аны Казан кабул итә. Мин көрәш искиткеч булыр дип өметләнәм. Безнекеләр өчен җан атачакбыз, яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, җиңү яулаячакбыз».

Бөтенроссия суга сикерү федерациясенең генераль сәркатибе Анатолий Тепляков Саутинның сүзләрен җөпләде: «Казан шундый бассейн төзеде ки, монда килгән кешеләр шаккаталар. Шуңа күрә Казанда моның белән шөгыльләнгән иптәшләргә бик зур рәхмәт белдерергә кирәк — алар шундый шәп шартларда ярышлар үткәрү мөмкинлеге биргән бассейн төзегәннәр».

Көндәшләр, чыннан да, иң көчлеләр. Ләкин Россия җыелма командасы бары җиңүгә омтыла. Спортчыларның чемпионатка әзерлеге ничек барганлыгы турында журналистларга Россия җыелма командасының баш тренеры Олег Зайцев сөйләде: «Берничә көн чыгыш ясаячак команданы туплау кыенгарак туры килде. Имгәнүләр күп иде. Команданы тиз арада тәртипкә китерергә кирәк булды. Шуңа күрә без яртылаш яшүсмерләр командасын алдык, нәрсәләргә өйрәндек, ниләргә әзерләндек, без бүген күрсәтербез, ә сез бәяләрсез».

50 дән артык атаклы спортчы алтын өчен якты көрәшкә керешә. Суга сикерүчеләр «4 ил арасында матч» кысаларында өч метрлы трамплиннан һәм 10 метрлы каланчадан ялгыз һәм синхрон сикерү буенча ярышларда медальләр өчен көч сынашачак. Беренче ярыш көне беренче җиңүләр дә алып килде. Өч метрлы трамплиннан сикерүдә Россия вәкиле, Олмпия чемпионы Илья Захаров җиңү яулады: «Көндәшләр бик көчле. Парад вакытында үзегез дә аларның нинди титуллары булуын ишеткәнсездер. Егетләрнең барысы да Европада чемпион калган яки призлы урын яулаган спортчылар. Без Европа чемпионатында чыгыш ясаганда, нәкъ менә шушы 4 ил арасында иң киеренке көрәш бара».

Немец спортчысы, Олимпия уеннары медале иясе Саша Кляйн дүртенче урын алды: «Бүгенге ярышлар — быел минем өчен беренче бәйге. Барысы да тәртиптә. Мин дүртенче урын алдым, хәзер исә киләсе турнирда җиңү өчен күбрәк шөгыльләнергә җыенам».

Алда турнир кысаларындагы яңа җиңүләр. Матч 8 декабрьдә төгәлләнә.

Шунысын да билгеләп китик, ярышларны уздыруда 27 волонтер хезмәт куя, аларның 9 ы — бүләкләү төркемендә, 10 ы — «Тамашачылар белән эшләү» позициясендә һәм 8 волонтер — спорт мәйданында.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты