2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

"Казан 2013" волонтерлары Универсиада вәкиле белән хезмәттәшлек итүләрен дәвам итәләр

Казан халкы һәм кунаклары өчен "Су кызы һәм пиратлар хәзинәсе" дип аталган судагы уникаль тамаша Яңа елга менә дигән бүләк булды. Аны өч тапкыр олимпия чемпионы, Казандагы 2013 елгы Универсиада илчесе Мария Киселева җитәкчелегендәге иҗат төркеме әзерләде.

Big_img_2069

Шоу-тамашаны тамашачыга күрсәтү өчен алдынгы технологияләр ярдәмендә төзелгән эре спорт корылмаларының берсе - Су спорт төрләре сарае сайлап алынды. Ул барлык су спорт төрләре буенча ярышлар уздыру өчен дә уңайлы. оештыручыларга нәкъ менә шундый мәйданчык кирәк тә иде инде: судагы әкият - ул берничә спорт төренең (суга сикерү, синхрон йөзү), хореография һәм театраль сәнгать синтезы.

"Казан 2013" волонтерлары командасы шоуга кунакчыллыкны оештыру буенча җәлеп ителде: егет һәм кызларның Бөтендөнья студентлар уеннары вакытындагы хезмәте Мария Киселеваны игътибарсыз калдырмады, ул аларның яңа проектта хезмәттәшлек итүенә башлангыч бирде. Волонтерларның төп бурычы бәйрәм атмосферасы, комфорт тудыру, каршы алу, трибуналардагы урыннарына утырырга ярдәм итү һәм башка күп төрле гамәлләрдән гыйбарәт. Шоу өстендә эшләүдә 90 нан артык волонтер катнашты, аларның һәркайсы 29 тамашаның ким дигәндә 5 сен уздырырга булышты.

Проектта катнашучыларны тамашаны оештыручы Мария Киселева шәхсән үзе котларга теләк белдерде. 7 январь көнне тамашаны оештыручылар белән 11 көн буе иңне-иңгә куеп ярдәм итүче волонтерлар арасында формаль булмаган очрашу булды. 

Big_img_2109

Волонтерлар - кунакларны беренче булып каршы алучылар, иң ахыргы булып кунакларны озатып калучылар, һәрбер тамашачыга эчкерсез елмаю, бәйрәм атмосферасы бүләк итүчеләр ул. Дустанә очрашу вакытында Мария Киселева волонтерларга үз исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды һәм алардан башка җылы гаилә бәйрәме рухы, канәгать елмаю балкыган йөзләр, тамашачылар тарафыннан иксез-чиксез рәхмәт сүзләре булмас иде, дип ассызыклар үтте. Команданың эшкә профессиональ, позитив якын килүләре нәтиҗәсендә, шоу карарга килгән тамашачылар гына түгел, спортчылар, артистлар, оештыручылар да Казандагы эштән рәхәтлек, канәгатьлелек хисләре алды. очрашуда волонтерлар Мария Киселева белән булган тагын бер хезмәттәшлекне исләренә төшереп уздылар - ул да булса - "Ел волонтеры - 2012" тантанасы.  

Big_img_2197

Исегезгә төшереп узабыз, "Су кызы һәм пиратлар хәзинәсе" яңа ел тамашасы Мария Киселева иҗат командасы тарафыннан Казанда тормышка ашырылган дүрт проектның берсе. Ул Татарстан республикасы Хөкүмәте һәм Казан мэриясе тарафыннан хупланды. Дебют уңышлы узды, Мария Киселева әйтүенчә, алга таба ул традициягә әвереләчәк, киләсе елда Татарстан башкаласы халкын чираттагы яңа ел бүләге көтә.


 

  

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты