2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Виктор Гетц Казандагы дөнья беренчелегендә көмеш яулады

Казанда юниорлар арасында авыр атлетика буенча дөнья беренчелегенең дүртенче көне төгәлләнде.

Big_dsc_9055

Россия авыр атлетчысы Виктор Гетц көмеш медаль яулады. Ул бары тик кытайлы Су Юнюдан гына калыша, ул Викторга караганда өч килограммга күбрәк күтәрде. Гетцның ике күнегү суммасы буенча медальгә шансы бар иде, ләкин ул 185 кглы штанганы өч омтылышның берсендә дә күтәрә алмады. Су Юнь җиңде – барлыгым 348 кг, икенче урында  - Мисырдан Магед Мохамед, бронза төрекмән спортчысы Даянч Ашировта.

Big_dsc_8986

«Ыргылу» күнегүе

1. Су Юнь, Кытай – 158 кг

2. Виктор Гетц, Россия – 155 кг

3. Магед Мохамед, Мисыр – 148 кг

 

  «Этү» күнегүе

1. Магед Мохамад, Мисыр – 191 кг

2. Су Юнь, Кытай – 190 кг

3. Диего Бетанкур Мансилла, Колумбия – 171 кг

 

Гомуми сумма

1. Су Юнь, Кытай – 348 кг

2. Магед Мохамед, Мисыр – 339 кг

3. Даянч Аширов, Төркмәнстан – 312 кг

Big_dsc_9067

25 июньдә Казандагы Авыр атлетика буенча дөнья беренчелегендә хатын-кызлар арасында - 69 кг га кадәр, ир-атлар арасында 85 кг га кадәр авырлык категориясендә медальләр уйнатылачак. Россия җыелмасы исеменнән Ксения Максимова, Ани Саргсян һәм Артем Окулов чыгыш ясый. Ярышлар 17.00 һәм 19.00 сәгатьтә башлана. 

Big_dsc_9118

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

Xyyrzxhmxk
Видео. Виктор Гетц выиграл серебро мирового первенства