2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Артем Окулов Казандагы Авыр атлетика буенча дөнья беренчелегендә алтын яулады

Юниорлар арасындагы авыр атлетика буенча дөнья беренчелегенең бишенче ярыш көне Артем Окуловның җиңүе белән төгәлләнде.

Big_egor2410

Россияле Артем Окулов Казандагы Авыр атлетика буенча дөнья беренчелегендә 85 кг га кадәрге авырлык категориясендә җиңү яулады. Ул кытайлы Жао Ен Чаоны артта калдырды.

 «Ыргылу» күнегүе

1. Артем Окулов, Россия – 165 кг

2. Юре Булат, Румыния – 157 кг

3. Аммар Хассан Мабрук, Мисыр – 149 кг

 «Этү» күнегүе

1. Артем Окулов, Россия – 197 кг

2. Жао Ен Чао, Кытай – 196 кг

3. Антонино Пиццолато, Италия – 185 кг

Гомуми сумма

1. Артем Окулов, Россия – 362 кг

2. Жао Ен Чао, Кытай – 341 кг

3. Антонино Пиццолато, Италия – 334 кг

Big_egor2001

Бүләкләү тантанасыннан соң Артем журналистлар белән аралашудан баш тартмады.  

- Артем, бу сезнең дөнья беренчелегендә икенче җиңүегез. Үзебездә җиңүе җиңелрәк булдымы?  

- Шулайдыр, үзебезнең мәйданчыкта җиңүе җиңелрәктер. Казанга барлык туганнарым да диярлек килде, чыгыш ясавы күңелле булды. Трибуналардагы халык миңа көч бирде. Шуңа күрә җиңелрәк тә булды.  

- Дөнья беренчелегендәге нәтиҗәләрегез белән килешәсезме?

- Әлеге моментта нәрсәгә әзер булсам, шуның кадәрне күтәрдем.  Ай ярым элек мин хастаханәгә эләктем, анда аркамдагы бүсердән дәваландым. Беренчелек алдыннан нибары ике атна гына шөгыльләндем. 

- Тренировкаларда сез моннан да авырракны күтәрә идегез, без сезнең ыргылып 170 кг ны күтәргәнегезне күрдек.   

- Тренировкаларда мин тагын да авырракны күтәрә алам. Ләкин ул бит тренировкалар, ә бу - рәсми ярышлар. Мин хәзер бик үк яхшы формада түгел. Ярышларга кадәр төзәлеп җитә алмадым, шуңа күрә нәтиҗәсе дә шундый. Ләкин ул беренче урын алыр өчен җитте, димәк, барысы да яхшы.

- Ыргылып күтәрүдәге уңышыгыздан соң җиңүгә өметләндегезме? 

- Мин әле Казанга килгәндә үк җиңәчәгемне сиздем. Мин үземнең нәрсә булдыра алганымны да, көндәшләремнең нәрсә булдыра алганын да яхшы белдем.

- Яшь спортчыларга нинди киңәш бирер идегез?  

- Үҗәт булсыннар. Килеп чыкмый дип ташларга, кул селтәргә ярамый. 

Big_egor2523

- Алга таба планнарыгыз?

- Августта өлкәннәр арасында Россия чемпионатында катнашам, анда дөнья чемпионатына сайлау була. Хәзер мин ике атна ял итәм, аннан тренировкалар процессы башлана. Барысы да яхшы булса, дөнья чемпионатына сайланам.  

-   Россия чемпионаты алдыннан тернәкләнеп бетә алырсызмы?

- Тренировкалар процессында аркамны дәвалаячакмын, массажлар алачакмын. Әйбәтләп әзерләнгәч, көчемне күрсәтә алырмын дип өметләнәм. Анда көндәшлек көчлерәк булачак. Анда инде 20 яшҗлек егетләр түгел, бөтенләй башка дәрәҗә.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

0fdab6gz1s
Видео. Артем Окулов на первенстве мира в Казани.