2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Мария Белобородова Казандагы юниорлар арасындагы авыр атлетика буенча дөнья беренчелегендә көмеш яулады

Мария Белобородова авыр атлетика буенча дөнья беренчелегенең алтынчы ярыш көнендә Россия җыелмасына тагын бер медаль китерде.

Россия авыр атлетчысы  Мария Белобородова  75 кг га кадәрге авырлык категориясендә икенче урынны яулады. Ул бары тик Төньяк Корея спортчысы Ким Су Еннан гына калышты. Белобородова ыргылуда кореяледән 7 кг га калышты, этүдә исә беренчелекне алды, ләкин гомуми нәтиҗә җиңүгә китермәде.  

 «Ыргылу» күнегүе

1. Ким Сун Ен, КХДР – 116 кг

2. Мария Белобородова, Россия – 109 кг

3. Лю Шу, Кытай – 100 кг

  «Этү» күнегүе

1. Мария Белобородова, Россия – 134 кг

2. Ким Сун Ен, КНДР – 134 кг

3. Дарья Наумова, Беларусь – 134 кг

Гомуми сумма

1. Ким Су Ен, КХДР – 250 кг

2. Мария Белобородова, Россия – 243 кг

3. Дарья Наумова, Беларусь – 231 кг

- Алдагы дөнья беренчелеге белән чагыштырганда бер адым алга китеш булды. Үземнең чыгышымнан канәгать, ләкин алтынга өметләнгән идем.  Җиңүгә омтылып карадым, килеп кенә чыкмады. Киләсе елда алтын алыр өчен тырышачакмын. Соңгы омтылышта моңарчы күтәрмәгән авырлыктагы штанганы күтәрергә тырышып карадым - булмады, арганлык та үзен сиздерде. Мин чыннан да тырыштым, - дип бүлеште кичерешләре белән Белобородова.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

3ecmoomdd2
Видео. Мария Белобородова на первенстве мира в Казани.