2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Алексей Косов Авыр атлетика буенча дөнья беренчелегендә алтын медаль отты

Юниорлар арасындагы Авыр атлетика буенча дөнья беренчелегенең алтынчы ярыш көне Россия спортчысы Алексей Косовның 94 кг га кадәр авырлык категориясендә җиңүе белән төгәлләнде.

Алексей Косов Россия җыелма командасы копилкасына дүртенче алтын медальне китерде. Ул 94 кг га кадәр авырлык категориясендә, Молдова спортчысы Марчел Гиде һәм тагын бер россияле Джамал Кудаевны артта калдырып, җиңү яулады. Косов ике күнегүдә дә уңай нәтиҗәләр күрсәтеп, гомуми 378 кг җыйды.  Бу Алексейның юниорлар өчен дөнья беренчелекләрендәге икенче җиңүе.  Ул 2013 елда Перуда да җиңү яулаган иде.

 «Ыргылу» күнегүе

1. Алексей Косов, Россия – 173 кг

2. Марчел Гиде, Молдова – 165 кг

3. Джамал Кудаев, Россия – 157 кг

  «Этү» күнегүе

1. Алексей Косов, Россия – 205 кг

2. Марчел Гиде, Молдова – 204 кг

3. Джамал Кудаев, Россия – 200 кг

Гомуми сумма

1. Алексей Косов, Россия – 378 кг

2. Марчел Гиде, Молдова – 369 кг

3. Джамал Кудаев, Россия – 357 кг

- Мин ел буе бер кая да чыгыш ясамадым. Стартларсыз авыр булды. Көрәшнең шул рәвешле кискен булуына үзем генә гаепле. Җиңүемнән канәгать. Иртәгә өемә кайтам - өч ел булганым юк. Озак катнашмавымның сәбәбе - травма алган идем, җыеннарда да катнаштым, - диде чыгышыннан соң Косов.

Җомга көнне кызлар 75 кг нан артыграк авырлык категориясендә чыгыш ясый. Ярышлар 17.00 башлана.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

Joobejqiec
Видео. Алексей Косов на первенстве мира в Казани.