2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Лариса Кобелева Россия җыелмасына Казандагы дөнья беренчелегендә бишенче алтын медаль китерде

Казанда юниорлар арасында Авыр атлетика буенча дөнья беренчелегендә кызлар арасында соңгы медальләр уйнатылды.

Big_dsc_9766

Лариса Кобелева  75 кг нан артыграк авырлык категориясендә алтын медаль яулады. Россия спортчысы "ыргылу" күнегүләрендә 115 кг лы штанганы җиңел генә күтәрде, ләкин "этү"дә Тунис һәм Мисыр спортчыларын уздыра алмады.  Мисырлы Хәлимә Аббас соңгы чыгышында Кобелеваны күнегүләр суммасы буенча уза ала иде, ләкин 135 кг лы штанганы этеп күтәрә алмады.

  «Ыргылу» күнегүе

1. Лариса Кобелева, Россия – 115 кг

2. Хәлимә Аббас, Мисыр – 108 кг

3. Юн Лин Чун, Кытай  Тайбэе – 106 кг

Big_dsc_9796

  «Этү» күнегүе

1. Хәлимә Аббас, Мисыр – 135 кг

2. Йосра Диеб, Тунис – 132 кг

3. Манар Салама, Мисыр – 131 кг

4. Лариса Кобелева, Россия – 130 кг

Гомуми сумма

1. Лариса Кобелева, Россия – 245 кг

2. Халима Аббас, Египет – 243 кг

3. Йосра Диеб, Тунис – 235 кг

Big_dsc_9719

- Бу минем беренче халыкара стартым. Мин авыр атлетика белән әле ел ярым гына шөгыльләнәм, шуңа күрә бик нык дулкынландым, ләкин миңа уңыш елмайды. Тренерларыма бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Мин аларның йөзләренә кызыллык китермәдем.  Мин мисырлы алтынчы омтылыш ясаганда икенче урынга ризалаша башлаган идем инде, экранга карасам - ул булдыра алмады, мин исә бик шатландым. Тренерым мине кочаклаганда хәтта иренен ярды, - диде Кобелева.

28 июньдә Казанда юниорлар арасында соңгы медальләр уйнатылачак. Спорт сараенда 105 кг кадәр һәм 105 кг дан артыграк авырлык категориясендәге егетләр чыгыш ясаячак.  

Яшүсмер кызлар җыелма командасы баш тренеры Кирилл Завадский җыелманың бик яхшы чыгыш ясавын һәм беренчелекнең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.

Big_dsc_9877

- Ярышларны оештыручыларга һәм Татарстан республикасы министрлыгына олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Элеккеләр белән чагыштырганда, җир белән күк арасы кебек. Чит ил кунаклары да яшәү шартларын да, туклануны да, барысын да бик югары бәяләде», - диде  Завадский.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

E4opx75o3s
Видео. Лариса Кобелева на первенстве мира в Казани.