2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казанда юниорлар арасында Авыр атлетика буенча дөнья беренчелеге тәмамланды

Юниорлар арасында Авыр атлетика буенча дөнья беренчелегендә Россия җыелма командасы 6 алтын медаль яулады.

Big_dsc_0580

Авыр атлет Антоний Савчук  Россия җыелмасына Казандагы юниорлар арасында узган авыр атлетика буенча дөнья беренчелегендә алтын медаль китерде.  Ул 105 кг нан артыграк авырлык категориясендә, киеренке ярышта кореяле Вуман Хванны артта калдырып җиңүгә иреште. Россияле "ыргылу" күнегүеннән соң икенче урында барган иде, ләкин "этү" күнегүендә яхшы нәтиҗә күрсәтеп лидерлыкка чыкты.   

 «Ыргылу» күнегүе

1. Вуман Хван, Көньяк Корея – 176 кг

2. Антоний Савчук, Россия – 175 кг

3. Бартош Лозински, Польша – 166 кг

  «Этү» күнегүе

1. Антоний Савчук, Россия – 220 кг

2. Вуман Хван, Көньяк Корея –207 кг

3. Әхмәд Мөхәммәд Габер, Мисыр – 202 кг

Гомуми сумма

1. Антоний Савчук, Россия – 395 кг

2. Вуман Хван, Көньяк Корея – 383 кг

3. Әхмәд Мөхәммәд Габер, Мисыр – 362 кг

- Ыргылуда дулкынлану комачаулады. Әзерлек вакытында миңа сиңа тиңдәшләр , ягъни көндәшләр юк дип тәкърарладылар. Ул миңа булганга караганда да ныграк йогынты ясады. Ыргылуда бераз югалып калдым. Этеп күтәрүдә инде тынычландым һәм үзем теләгәнчә эш иттем. Бу юлы дулкынлануның инде эзе дә калмады, - диде Савчук.

Big_dsc_0440

Россиянең ирләр җыелма командасы Казанда 3 алтын, 1 бронза медаль яулады. Артем Окулов, Алексей Косов һәм Антоний Савчуклар чемпион булдылар.

Хатын-кызлар  5 медаль яулады – 3 алтын, берәр көмеш һәм бронза.  Диана Әхмәтова, Ксения Максимова һәм Лариса Кобелевалар чемпион булдылар. 

- Каядыр килеп чыкты, кайсыдыр урында - юк. Ләкин, тулаем алганда чыгышым яхшы булды дип саныйм. Без өч алтын, бер көмеш һәм бронза медаль яуладык. Узган чемпионат белән чагыштырганда без яхшырак чыгыш ясадык. Перуда бер алтын яулаган идек, бу лын - өчне, - диде яшүсмер кызларның өлкән тренеры Кирилл Завадский.

Big_dsc_0618

- Без беренчелектә бурычны үти алдык - турнир нәтиҗәләре буенча беренче булдык. Ә күбрәк алтын яулауга өметләнүгә килгәндә... Бу тормыш. Алга таба эшләүне дәвам итәбез, - диде яшүсмер егетләр җыелмасы өлкән тренеры Әхмәд Ачичаев.

- Казандагы беренчелекне оештыру бик югары дәрәҗәдә. Моны без генә түгел, чит ил кунаклары да әйтә. Барысы да бик әйбәт булды. Судьялар коллегиясенең бер нинди дә претензияләре булмады. Чит ил кунаклары да бик канәгать калдылар, Казан өлкәннәр арасында да беренчелекне кабул итсә, без һичшиксез тагын бер тапкыр киләчәкбез диделәр, - дип рәхмәтен белдерде оештыручыларга Россиянең Авыр атлетика федерациясе президенты Сергей Сырцов.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

Rsrrvpgqzo
Видео. Савчук Антоний на первенстве мира в Казани.