2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Фехтование буенча дөнья чемпионатында Италия триумфы – хатын-кызлар рапирасында алтын, көмеш һәм бронза

Казандагы дөнья чемпионатының шәхси турнирында медальләр өчен рапирачы кызлар көрәште.

Ольга Харлан и Николай Ковалевның дөнья чемпионатында кылыччылар турнирында яулаган бик матур җиңүләреннән соң сокланулар тынып та бетмәде, медаль өчен көрәшкә рапирачылар килеп керде. Чемпионат финалының икенче көнендә беренче алышлар Мәскәү вакыты белән 8.30да башланды. Күпчелек фаворитлар 1/32 финал барьерын үтә алдылар, әмма сюрпризларсыз да булмады. 6нчы санлы Германия кызы Каролина Голубицки канадалы Келли Райаннан оттырды, ә итальян Элиза Ди Франчиска (№1) көрәшнең күп өлешендә исәптә барган мисырлы Эман Шаабанга чак оттырмый калды.

Көтелмәгән хәлләр 1/16 финал өлешендә булды – узган елгы бронза призеры, дүртенче сан белән билгеләнгән Инна Дериглазова, украиналы Ольга Лелейкога (8:15) исәбе белән оттырды. Россия кызы Диана Яковлева да бераз кыенлыклар кичерде. Ул кореялы Ха На О белән алышта җәрәхәт алды, исәп 13:14 булды, ә көрәшне ахыргача алып барырга көче калмады.

Калган россиялеләр медальләр өчен көрәштән 1/8 финал өлешендә төшеп калдылар. Лариса Коробейникова Польша кызы Магдалена Кнопка оттырды, ә Юлия Бирюкова  итальянлы Арианна Эрригоны алга уздырды.

Эрриго өчен бик мөһим матч иде бу, мин Арианнаны Европа чемпионатында җиңдем. Ул миңа ачулы иде, – диде көрәш соңында Бирюкова.

Эрриго финалга кадәр үз урынын саклый алды. Бирюкова артыннан ук ул үпкәләшкән Коробейникова Кнопны җиңде,  ярымфиналда легендар ватандашы – 14 тапкыр дөнья  чемпионкасы Валентина Веццалидан җиңүне йолкып алды, – исәп 15:10. Хәлиткеч алышта аңа көндәш булып тагын бер итальянлы Мартина Батини чыкты, тик ул да Эрригодан дөнья чемпионы титулын тартып ала алмады.   Арианна өчен әлеге җиңү  ике ел эчендәге икенче җиңү булды. 2013 елда ул шулай ук шәхси турнирда дөнья чемпионы булган иде.

- Дөнья чемпионатларында икенче тапкыр җиңүем белән чиксез бәхетлемен, – дип белдерде финалдан соң Эрриго.

Бронза медальләрне Валентина Веццали һәм Тунистан фехтовкалаучы Инес Бубакри яулады.

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” матбугат хезмәте