2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Алексей Черемисинов фехтование буенча Дөнья чемпионатында Россия җыелма командасына икенче алтын медаль китерде

Алексей Черемисинов рапирачылар турнирында дөнья чемпионы булды, көмеш медаль кытайлы Ма Цзяньфэяда.

Дөнья чемпионатында ир-ат рапирачылар турнирында хатын-кызларныкыннан аермалы буларак көтелмәгән хәлләр аз булды. 1/32 финалында фаворитлар җитди проблемаларга юлыкмады, ә кытайлы Ма Цзяньфэй (№2) исә көндәшен 15:0 исәбе белән тар-мар итте. Әлеге раундны дүрт россияленең өчесе үтте. Алексей Хованский гына бераз йомшаклык күрсәтеп, японлы Юки Отага 4:15 исәбе белән оттырды. 
1/16 финалында турнир лидерларына кыенгарак туры килде. Итальянлы Андреа Кассара (№3) бүләк өчен көрәштән чыкты. Цзяньфэюга җиңү зур авырлык белән бирелде. Россияле Дмитрий Ригин, Тимур Сафин һәм Алексей Черемисинов 1/8 финалга үтә алдылар, әмма әлеге стадиядә аларның берсенә үз чыгышын төгәлләргә туры килде. Ригин француз Энцо Лефортуга (№1) 4:5 исәбе белән оттырды, әмма шуннан соң бәрелешне үз ягына аударып, 15:12 исәбе белән уңышлы төгәлләде. 
Чирек финалда Лефорт британлы Джеймс-Эндрю Дэвисны ныклы исәп белән җиңде (15:6), Цзяньфэй чехлы Чупеничны отты, ә Черемисинов бернинди проблемасыз американлы Джерек Мейнхардтны җиңеп чыкты – 15:9. Иң киеренке көрәш Тимур Сафин һәм немец Себастьян Бакман арасында барды. Россияле шактый вакыт исәптә җиңелеп барды, шуңа да карамастан ул уенда башта көндәшен куып тотты, аннан 15:12 исәбе белән җиңүне йолкып алды. 
Ярымфиналда Лефорттан Ригинның уңышсызлыгы өчен реваншны Алексей Черемисиновка алырга туры килде, ул көчле французны ышанычлы 15:8 исәбе белән җиңде, ә Тимур Сафин кызулап киткән Цзяньфэйны уздыра алмады.Россияле 6:1 исәбе белән барды, әмма көрәшнең икенче яртысы аның көндәше өчен уңышла барды, исәп 14:15. 
Финалда Черемисинов кытайлыдан өстен чыгып, 15:11 исәбе белән ныклы җиңү яулады, ул шуның белән Европы-2012 чемпионаты алтынына кушып, 2014 елның Дөнья чемпионатында җиңүен дә раслады. Шунысын да искәртеп үтик, Алексей Казанда 2013 елгы җәйге Универсиадада ике алтын медаль яулаган иде. 
- Бер ел элек биредә, Казанда мин чемпион булган идем инде, Универсиададагы җиңү иде ул. Ә бу юлы әлеге диварлар миңа Дөнья чемпионатында ярдәм итте. Җиңүем белән бик шат мин, – диде Черемисинов ярымфинал бәрелешеннән соң. 
- 1995 елны Дмитрий Шевченко фехтование буенча дөнья чемпионатында җиңүче иде, һәм менә 19 елдан соң аның укучысы Алексей Черемисинов искиткеч матур җиңү яулады. Ул финалда феерик фехтование күрсәтте, – дип рапирачылар финалында йомгак ясады Россия җыелма командасының баш тренеры Илгар Мамедов. 

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” матбугат хезмәте

Ugi3owqtnk
Видео.Соревновательный день ЧМ по фехтованию.