2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Итальянлы хатын-кыз шпагачылар Казанда үтүче дөнья чемпионатында тагын бер алтын алдылар

Казанда үтүче фехтование буенча дөнья чемпионатында шпагачы хатын-кызлар арасында медальләр уйнатылды.

Big_nalx6490

Шәхси турнир финалының өченче көненең беренче көрәше азадан  гына сенсация китерми калды. Эстонлы  Кристина Кууск беренче номерлы шпагачы, былтыргы дөнья чемпионы Ана Мария Бранзаны чак кына җиңмичә калды. Ул, көндәшен бераз нерваландырып, 9:6 исәбе белән алда барды. 2009 елгы дөнья чемпионы Любовь Шутованың беренче раундта җиңелүе күңелсез сюрприз булды. Ул кореялы Чой Эунсоокка 9:10 исәбе белән оттырды һәм көрәштән төшеп калды.

- Куркуны җиңә алмадым.  Көрәш алдында мин әзрәк дулкынланып алдым, әмма бу һәр спортчы белән дә шулайдыр инде. Көндәшемне күпкә алга җибәрдем. Ничек һәм нәрсә эшләргә икәнен белдем, әмма  юллыкта йокыга киткәндәй булдым, - ди үзенең уңышсызлыгы хакында Любовь Шутова.

Big_nalx6614

1/16 финал өлешендә 6 нчы номерлы Яна Зверева, шулай ук американлы  Кортни Херли (№5) җиңелүгә дучар булдылар. Тиздән алар компаниясенә, үзенең милләттәше Эрика Кирпуга  9:15 исәбе белән бирелеп, былтыргы дөнья чемпионы эстонияле Юлия Беляева кушылды. Шулай итеп, Россия шпагачылары 1/8 финал өлешендә үзләренең чыгышларын тәмамларга мәҗбүр булдылар. Виолетта Колобова итальянлы  Росселла  Фьямингога каршы тора алмады - 15:7.

Чирекфиналда төп сюрприз – алман спортчысы Бритта Хайдеманнның титуллы венгерлы  Эмеза Шашны 15:14 исәбе белән җиңүе иде. Гаҗәеп көрәштә  Фьяминго эстонлы Ирина Эмбрихтан өстен калды, ярымфиналда исә аңа көндәшлеккә Украинадан Яна Шемякина эләкте. Шулай да, Эстония вәкиле призерлар исемлегенә керде. Чирекфиналда Эрика Кирпа Хайдеманнга бирелсә дә, бронза медаль яулады.

Big_nalx6645

Киеренке һәм драмалы көрәштә итальянлы  Фьяминго көчлерәк булып чыкты. Ул озак вакыт исәптә көндәшенә юл биреп барды, берара Хайдеманнан 3 баллга артка да калды. Шулай да, Россела  үзенең тактикасына үзгәрешләр кертә алды һәм бу аңа җиңү китерде. Көрәшнең икенче өлешендә  үзен ышанычлы тотуы аңа 15:11 исәбе белән җиңәргә ярдәм итте.

Исегезгә төшерәбез, бу италияле хатын-кыз фехтовкалаучыларының Казанда икенче алтыны. Алданрак, рапирачылар арасында Арианна Эрриго җиңү яулаган иде. 

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” матбугат хезмәте

Jtgbhxgzsg
Видео. Соревновательный день ЧМ по фехтованию