2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Франция шпагачысы дөнья чемпионатының алтын медален яулады

Шпагачы Ульриха Робейри алтын медале белән фехтовкалаучылар арасында шәхси турнир тәмамланды.

Шпагачыларның турниры көтелмәгән хәлләр белән башланды. Дөнья рейтингы лидеры Эстония егете Николай Новоселов 64 нче номерлы астында чыгыш ясаучы Финляндиядән Нико Вуориненга җиңелде (8:15). Швейцарияле Фабиан Каутерга да испанияле По Роселлога бирелмәс өчен нык тырышырга туры килде (15:14).

Россия егете Сергей Ходос. Финалның 1/16 өлешендә Итальян егете Энрико Гароццога җиңелде һәм медальләр өчен көрәшә алмады (12:15). Финалның 1/8 өлешендә турнирның төп сенсациясен россияле Антон Авдеев туктатты (15:12). Чирек финалда ике Россия – Франция көрәшендә Франция спортчылары җиңү яулады. Павел Сухов 7:15 исәбе белән Готье Грумьега бирелде. Ә Авдеев исә 10:3 ара белән көрәшне алып барса Ульрих Робейригә 13614 исәбе белән бирелде.

- Мин 10:3 исәбе белән алып барган вакытта, көндәшем тактиканы үзгәртте. Мин тизрәк көрәшне тәмамларга теләдем, өч чәнчүне уздырдым һәм көндәшемнең тактикасын күзәтә алмадым. Көндәш исә инициативаны үзенә алды һәм чәнчү артыннан чәнчү ота башлады. Исәпне үз ягына үзгәртте, аңа җиңелрәк булды. Ул күтәрелеш кичерде, мин үз очрагымда нәрсә эшләргә белмәдем, - ярыштан соң дип әйтте Авдеев.

Кореяле Пак Кьен Ду һәм итальян Энрико Гароццо ярым финалның икенче пары булды. Җиңүне Азия спортчысы яулады. Финалда исә француз Робейри көчлерәк булды. Көрәшнең соңында ул төгәлрәк булды (15:12).

Шәхси турнирларда Россия спортчылары иң күп - 6 медаль – яулады: 2 алтын, 4 бакыр. Франция спортчылары 3 медаль алып китә.

Дүшәмбе көне кылыччылар арасында команда турнирының медальләре уйнатылачак.

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” матбугат хезмәте

Jyonujmlue
Видео. Соревновательный день ЧМ по фехтованию.