2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

АКШ җыелмасы Казанда чемпионатында беренче алтынны яулады

Американ хатын-кыз кылыччылары финалда французлардан өстен калып, команда турнирында җиңүгә ирештеләр.

Озакка сузылмаган тәнәфестән соң, дүшәмбе көнне дөнья чемпионатында медаль өчен көрәшне команда турнирында хатын-кыз кылыччылары дәвам итте. Квалификация нәтиҗәләре буенча, беренче номер астындагы Россия командасына Канада җыелмасы эләкте - 45:28. 1/16 финал өлешендә былтыргы дөнья чемпионнары - украинлылар ансат кына Япония командасыннан өстен калсалар - 45:20, АКШ җыелмасы 45:22 исәбе белән Казахстанны җиңде. 
Икенче раундта хуҗалар өстеннән французлар көтелмәгән җиңүгә иреште. Екатерина Дьяченко ярдәме белән, көндәш командадан 10 очкога алышып барган вакытта, россиялеләр аздан гына уенны саклап кала яздылар, әмма соңгы көрәштә Манон Брюне Яна Егоряннан көчлерәк булып чыкты, һәм бу аларга җиңү китерде. 
- Җиңелүебездә без үзебез гаепле. Без аларга көрәш алдында алга китәргә ирек бирдек. Үзеңнең көчлерәк икәнеңне күрсәткәндә, көндәш кулыннан эш төшә. Без бүген исә беренче әйләнештә үк җиңелеп, аларга үзләренең көчләрен сынап карарга мөмкинлек бирдек. Бу - безнең уртак гаеп. Без җанатарлардан, тамашачылардан һәм җитәкчеләрдән шулай килеп чыккан өчен гафу үтенәбез, - диде уңышсызлык хакында Россия кылыччысы Софья Великая. 
Ике ярымфинал да көрәш кызулыгы буенча финал кебек узды. Французлар берара италиялеләрдән 4:10 исәбе белән калышып бардылар, әмма соңрак үзләрендә ярыш барышын үзгәртергә көч таптылар – 45:42. Америкалылар шулай ук киеренке көрәштә Украина җыелмасынна көчлерәк булып чыкты. 
АКШ командасы 40:37 исәбе белән алда барганда, юллыкта Дагмара Возняк белән Ольга Харлан очрашты, әмма шәхси турнир вакытында кылыччылар арасында чемпион калган Харланның барлык тырышлыгына карамастан, бер очко өстенлек белән америкалылар алга чыкты. 
- Мин ярымфиналда җиңә ала идем, әмма соңгы һөҗүм вакытында үземне тактик яктан дөрес тотмадым, - диде Ольга Харлан уеннан соң. 
Шулай да, Украина командасы, бронза өчен көрәштә италиялеләрне 45:42 исәбе белән җиңеп, медальләр алды. Финалда французларны 45:39 исәбе белән откан американлылар (Мариэль Загунис, Дагмара Возняк, Ибтихадж Мухаммад и Энн-Элизабет Стоун) җиңү яулады. 
Россия җыелмасы, 5-8 урыннар өчен көрәштә, Польша һәм Көньяк Корея командаларын отып, бишенче урынга калды.

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” матбугат хезмәте

1eliolg2jz
Видео.Соревновательный день ЧМ по фехтованию 21.07.2014