2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Алман җыелмасы Казанда үтүче дөнья чемпионатында кылыч белән ярышучылар арасында алтын яулады

Казанда үтүче фехтование буенча дөнья чемпионатының тагын бер көне тәмамланды.

Командалы турнирның ярымфиналында рус-француз каршы торучанлыгы кылыччы хатын-кызлар арасында гына түгел, ир-атларда да булды. Будапештта бер ел элек дөнья чемпион булып калган Россия командасы японнарны җиңгәннән соң, белорусслардан өстен калган французлар белән ярымфиналга чыкты.

Франция җыелмасы,  җанатарларны да борчылырга мәҗбүр итеп, россиялеләргә күп мәшәкать китерде. Шулай да, Алексей Якименко, Камил Ибраһимов и Николай Ковалев  француз каршылыгын   җимерә алдылар –  исәп 45:34. Венгр спортчыларының икенче номерлы италиялеләрне медаль өчен көрәштән төшереп калдырулары күпләр өчен сюрприз булды, әмма алар ярымфиналда кореялыларны җиңә алмадылар – 32:45.

Икенче ярымфиналда Россия җыелмасының алманнарга бирешүе Казан теннис академиясендә җыелган җанатарларның кәефен төшерде.  30:25 исәбе белән җиңелеп барсалар да, Россиялеләр алга чыга ала иде, әмма 35:37 исәп вакытында Алмания командасын Макс Хартунг алга алып китте. Соңгы көрәшне 10:3 исәбе белән җиңүе аның командасын финалга чыгарды.

- Без, безнең кылыччылар - дөнья чемпионнары булуга күнеккән, әмма 2016 елгы Олимпиадада  җиңелгәнче, монда җиңелү яхшырак, - дип белдерде Россия җыелмасының баш остазы Ильгар Мамедов.

Бронза өчен көрәштә россиялеләрне тагы бер күңелсезлек көтеп торды – Венгрия командасы белән очрашу вакытында, алар  җиңүне тотып кала алмадылар. Финалда ышанычлы җиңүгә  алман фехтовкалаучылары Николас Лимбак, Бенедикт Вагнер, Макс Хартунг  һәм Матиас Сабо иреште. Көрәшнең икенче яртысында, алар инициативаны үз кулларына алдылар һәм алтын яуладылар. Кореялылар икенче урынга калды.

Сишәмбе көнне дөнья чемпионаты медальләрен рапирачылар уйнатачак.  Плей-офф  уенын  беренче номер астындагы  Италия  хатын-кызлар җыелмасы белән Бразилия башлап җибәрәчәк, Россия җыелмасы (№2)   исә Венесуэла белән көрәшәчәк.

Ир-атлар арасында төп фаворит саналучы италиялеләр шулай ук Бразилия белән белән көрәшсә, икенче номерлы Франция Гонконгка,  Россия (№3) Мексикага каршы чыгачак.

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” матбугат хезмәте

Zjefid1ntl
Видео.Соревновательный день ЧМ по фехтованию 21.07.2014