2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Италия дөнья чемпионатында алтын медальләр саны буенча лидерлыкка чыкты

Фехтование буенча дөнья чемпионатында хатын-кыз рапирачылар Италия җыелмасына өченче алтын медаль китерделәр.

Плей-оффның беренче раунды команда турнирында фаворит саналучы хатын-кыз рапирачы командасы өчен җиңел көрәш булып чыкты. Италиялеләр зур исәп - 45:21 белән Бразилиядән өстен калдылар. Россиялеләрнең кайнар кулы астына Венесуэла командасы эләкте - 45:17, французлар да мексикалыларга нибары 16 очко тупларга ирек бирделәр- исәп 45:16.  Командалар чирекфинал  уеннары  алдыннан артык көч түкмичә уйнадылар сыман.

1/4 финал өлешендә италиялеләр алман спортчыларын оттылар, кореялылар поляк кызларыннан көчлерәк булды, ә французлар исә америкалылардан өстен калды. Россия җыелмасы, бер генә проблема китермәгән Кытайны җиңеп, ярымфиналга чыкты.

Дүшәмбе көнне ярымфиналда Франция хатын-кыз кылыччылары россиялеләрне медаль өчен көрәштән төшереп калдырган иделәр.  Рапирачылар исә милләттәшләре өчен реванш алуга ирештеләр –исәп 45:37. Финалда аларга көндәшлеккә Италия җыелмасы эләкте. Әлеге көрәштә медальләр язмышы гына түгел, ә кайсы илнең алтын медальләр саны буенча лидерлыкка чыгуы да хәл ителә иде.

Финалда Лариса Коробейникова  Мартина Батинины отып, 10:9 исәбе белән Россия командасын алга чыгарды, әмма Элиза Ди Франчески лидерлыкны кире Италия җыелмасына кайтарды. 22:25 исәп вакытында Коробейникова,  8:4 белән өстен калып, Россия командасына алтынга өмет бүләк иткән иде, әмма гамәлдәге дөнья чемпионнары ярыш барышын үзгәртергә көч таптылар. Финалга ноктаны шәхси турнирда да җиңгән Арианна Эрриго куйды – исәп 45:39. Валентина  Веццали өчен Казандагы җиңү исә аның карьерасында 15  нче булды.

Алтын медальнең Россия командасына эләкмәве кызганыч. Хәтта безнең нәрсә килеп чыкмаганын да белмим. Без барыбыз да италиялеләрне җиңәргә телибез, әмма әлегә алар көчлерәк, - дип уенга нәтиҗә ясады Лариса Коробейникова.

Бронзаны киеренке көрәштә Корея командасын откан французлар яулады.

Шулай итеп, Италиянең хатын-кыз рапирачылары шәхси турнирда да, командалы турнирда да алтын алдылар.  Чемпионат бетәргә бер көн кала, Италия җыелмасында  3 алтын, 1 көмеш һәм 2 бронза. Россиялеләр хисабында исә 7 медаль – 2 алтын, 1 көмеш һәм 4 бронза.

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” матбугат хезмәте

3gewcha3ir
Видео. Соревновательный день ЧМ по фехтованию 23.07.2014