2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Франция рапирачылары Евро-2014 җиңүенә дөнья чемпионаты алтынын өстәделәр

Франция хатын-кыз рапирачылары Казанда җиңеп, иң көчле команда статусын тагы бер кат расладылар.

Хатын-кыз рапирачылар арасындагы команда турнирында кебек үк, ир-атларныкында да бернинди көтелмәгән хәл килеп чыкмады. Сигез иң көчле җыелма тагы да киеренкерәк ярымфиналга чыкты.

Америкалылар (№4) Кытай командасын ота алмадылар – исәп 41:45. Корея командасы белән Россия җыелмасы мәшәкатъләнде, аны шәхси турнирда чемпион булган Алексей Черемисинов  коткарды –  45:43. Французлар 3 очко аерма белән алманнардан өстен калдылар - 45:42. Бары тик Италия һәм Бөекбритания арасындагы көрәш кенә беренчеләренең ышанычлы җиңүе белән тәмамланды.

Ярымфиналда Россия һәм Франция очрашты. Шунысы кызык, әлеге дөнья чемпионатында алар еш очрашалар. Россиянең хатын-кыз рапирачылары французларны отып, финалга чыкса, ир-атлар җыелмасы моны эшли алмады. Алексей Черемисинов соңгы көрәштә команданы саклап калырга тырышты, әмма кореялыларга карата кылган батырлыгын кире кабатлый алмады - 40:45. Финалга чыккан икенче команда - италиялеләрне 45:39 исәбе белән откан Кытай командасы булды.

- Французлар бездән  көчлерәк булды. Без үзебезне яхшы яктан күрсәтмәдек. Һәр уенда икеләнү бар иде. Безгә тотрыклылык җитмәде, - диде Дмитрий Ригин журналистларга .

Әмма финалда Азия командасының көче җитеп бетмәде.  Энцо Лефором җитәкчелеге астындагы французлар, көндәш командага 30 очко да җыярга ирек бирмичә,  ышанычлы җиңү яуладылар – исәп 45:25. Шундый ук ышаныч белән, Италия җыелмасы россиялеләрне бирелдерде. Россия командасы, былтыргы кебек үк, дүртенче урынга калды.

Дөнья чемпионнары өчен Энцо Лефор, Эрванн Ле Пешу, Винсен Симон, Жюльен Мертинн чыгыш ясады.

Дөнья чемпионатының соңгы көнендә хатын-кыз һәм ир-ат шпагачы командалары арасында медальләр уйнатылачак.

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” матбугат хезмәте

Kccqlb6zrf
Видео. Соревновательный день ЧМ по фехтованию 23.07.2014