2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Байдарка һәм каноэларда ишү буенча Россия чемпионаты Спортның ишү төрләре үзәгендә 12-18 август көннәрендә узачак

Ярышларда Россиянең 19 яшькә кадәрге иң көчле ишкәкчеләре катнашачак. Илнең 15 төбәгеннән 300 дән артык спортчы арасында 83 комплект медаль уйнатылачак. Яышлар программасы 13 августта башланачак.

Россия чемпионатында Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар крае, Ульяновск, Калуга, Рязань, Ростов, Әстерхан, Мәскәү, Саратов, Воронеж өлкәләре, Татарстан Республикасы һәм башка төбәкләрдән иң көчле ишкәкчеләр көч сынашачак.

Россия җыелма командасы лидерлары:

- яшүсмерләр байдаркасында - Гусев Олег, Блинцов Владислав, Побирченко Владислав, Бельской Антон;
- каноэда - Чеботарь Владислав, Пронь Артём, Исаев Илья, Шаров Дмитрий;
- юниоркалар байдаркасында - Никитина Инна, Баранова Варвара, Одинцова Людмила, Ковнир Кристина.

Татарстан Республикасын 13 спортчы тәкъдим итә:

- байдаркада - Вәлиев Артур, Салмин Георгий, Сафронов Роман, Осипов Егор, Муравьёв Данила, Гайнуллин Роман, Хөснимәрданов Булат, Морозова Олеся, Вафина Юлия, Багаутдинова Алёна, Шакирова Алина, Жигалина Алёна,
- каноэда - Замалеев Денис.

Ярышларны ачу тантанасы кысаларында, 13 августта, ТР байдаркаларда һәм каноэда ишү Федерациясенә ике “Дракон” көймәсен тапшыру да булачак. Гомуми бәясе 1 млн. сумнан артыграк  торган һәм республикадагы әлеге класстагы бердәнбер көймәләрне «Нәфис» компанияләр төркеме – ТР байдаркаларда һәм каноэларда  ишү Федерациясе партнеры бирә. 

"Спорт проектлары башкарма дирекциясе" матбугат хезмәте