2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казанда байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча Россия беренчелеге башланып китте

Спортның ишү төрләре үзәгендә турнирны ачу тантанасы һәм беренче квалификация ярышлары узды

Беренчелекнең ачылыш тантанасына кадәр Спортның ишү төрләре үзәгендә булып узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының спорт төрләрен үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Андрей Сурдаков, байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча бөтенроссия федерациясе вәкиле Николай Мордвин, шулай ук Татарстан Республикасының байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча җыелма командасының баш тренеры Таһир Камалетдинов катнашкан матбугат конференциясе булып узды.  

-Байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча Бөтенроссия федерациясенә безгә мондый дәрәҗәдәге ярышлар уздыру мөмкинлеге биргән өчен зур рәхмәт. Турнирда катнашучыларның күплеге дә сөендерә һәм гаҗәпләндерә – Россия Федерациясенең 29 субъектыннан 336 спортчы. Бу зур сан. Ишкәк ишү буенча спорт төрләрен һәрвакты хуплап торучы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Матур көрәшкә өметләнәбез, - диде Сурдаков.

Байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча бөтенроссия федерациясе вәкиле Николай Мордвин Казанда 12 августтан 18 енә кадәр юниорлар һәм юниоркалар арасында Россия беренчелеге генә түгел, ә башка ярышлар да узачагын белдерде.

- Казанда өч ярыш – 19 яшькә кадәрге юниорлар һәм юниоркалар арасында Россия беренчелеге, юниорларның бөтенроссия ярышлары һәм юниорлар арасында “дракон” көймәләрендә Россия беренчелеге уза. Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы “дракон” көймәләрен алды, алардан башка бу ярышларны уздырып булмас иде. Әле узган атнада гына Мәскәүдә байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча дөнья чемпионаты тәмамланды. Идел буе академиясе студентларының чемпионнар булып, Татарстан Республикасына очколар китерүе күңелле, - диде Мордвин.

Таһир Камалетдинов сүзләренә караганда, Казан ишү буеча зур ярышларны ешрак кабул итәргә әзер.

Коллегалар Казандагы Спотның ишү төрләре үзәге турында күп матур сүзләр әйтәләр. Нигездә спортчылар урнашкан Универсиада авылы да матур хисләр калдырды. Казанда ярышларны күбрәк уздыру кирәк дигән фикер дә бар, әмма бу Бөтенроссия ишү федерациясенә бәйле. “Әйе” дигән карар кабул ителгән очракта Казан да, ишү төрләре үзәге дә югалып калмаячаклар, - диде Камалетдинов.

 

Ярышларның тантаналы ачылышы вакытында "Казанский Маслоэкстракционный завод" ААҖ, “Нәфис” компанияләр төркеме генераль директоры Михаил Сыровацкий  тарафыннан байдаркаларда һәм каноэларда ишү федерациясе президенты Артем Сидоровка гомуми бәясе 1 миллионнан артыклык “дракон” классындагы каноэ тапшырылды. Аны тапшыру инициаторы булып РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский торды. Бүләк байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча Россия беренчелеге кысаларында “Дракон” көймәләрендә ярышлар уздыру мөмкинлеген бирде. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Федерациясе шундый дүрт көймә хуҗасы.

 “Дракон” көймәләрендә ярыш бик кызыклы һәм матур спорт төре. Көнчыгыш Азиядә  спортның бу төре киң таралган. Матурлыгы ягыннан ул Азиядә уза торган ярышларның берсеннән дә калышмый. Бу 10 кешелек команданың сокландыргыч эше. Ярышлар бик тавышлы һәм матур уза, андый ярышларны ешрак уздырырга кирәк. Россия беренчелеге финалында 4 экипаж чыгыш ясаячак, катнашучыларның гомуми саны ачыклана, - дип сөйләде “дракон”нарда йөзү буенча Таһир Камалетдинов.
Бу көймәләрдә халыкның төрле катламнары ярышырга мөмкин. Андый көймәдә йөрер өчен 10 кеше җыярга һәм тыныч кына ишеп барырга кирәк, - ди Мордвин.

Байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча Россия беренчелегенең беренче финал ярышлары 13 августта Спортның ишү төрләре үзәгендә узачак.

 

"Спорт проектлары башкарма дирекциясе" матбугат хезмәте

9d6ihjdmgs
Первый соревновательный день 13.08.2014