2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россия дөнья чемпионатын икенче урында тәмамлады

Студентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча V дөнья чемпионаты тәмамланды. Ярышларда 18 илдән спортчылар катнашты.

Big__dsc7455

Кайнар хисләр һәм салкын акыл, команда рухы һәм җиңүгә шәхси омтылыш – Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә чын, компромиссларсыз, әмма гадел көрәш узды. Дөньяның 150дән артык иң яхшы яшь ишкәкчеләре өч көн дәвамында көймәләрен бер-бер артлы суга төшерде һәм кызу, әмма төгәл хәрәкәтләр белән аларны алга, җиңүгә алып барды. Һава торышы гомуми тәэсирне бераз бозды: өч көннең икесендә бертуктаусыз көчле җил исеп торды, спортчыларның йөзләренә әле Кабан күле суы, әле яңгыр тамчылары чәчрәп торды. Әмма үзгәреп торучан һава торышы иң көчлеләргә – Польша командасына 8 алтын, 4 көмеш һәм 2 бронза медален яуларга, нәтиҗәдә, гомуми исәптә беренчелеккә ирешергә комачауламады. Россия – икенче. Шуны да әйтергә кирәк, медальләрнең беренче комплектлары уйнатылганнан соң дөнья чемпионаты хуҗасы исәбендә бер генә медаль дә юк иде.

Байдарка һәм каноэларда ишү буенча Бөтенроссия федерациясе генераль секретаре урынбасары, чемпионатның директоры Николай Мордвин бу уңайдан Россия спортчыларының бер тенденциягә иярүләрен билгеләде. «Традиция буенча, безнең җыелма командалар соңгы көнне уңышлы чыгыш ясый, Олимпиадада да шулай ук булган иде, - дип билгеләп үтте ул. – Гомуми команда зачеты буенча да беренче урын аласы килгән иде. Алдагы елга шундый максат куеп эшләрбез».

Икенче яктан караганда, Россия командасын беренче урында дип тә әйтеп була. Безнең спортчыларның гомуми исәбендә – 18 медаль, Польша җыелмасының 14 кенә, әмма 7 алтын медаль, рәсми исәп буенча, Россия командасына икенче урынга гына чыгара. Көмешләребез (6 медаль) һәм бронзаларыбыз (5 медаль) – күбрәк. Өченче урында – Украина кызлары һәм егетләре (4 алтын, 1 көмеш һәм 2 бронза). Төрле дәрәҗәле медальләрне шулай ук Белоруссия, Венгрия, Франция, Чехия, Литва, Казахстан, Молдавия һәм Италия спортчылары яулады. Италия спортчылары бердәнбер бронза медальләренә шулкадәр сөенде ки, әйтерсең менә алар – чемпионат җиңүчеләре! Кызганычка, Австралия, Бразилия, Япония, Кыргызстан, Сербия һәм Үзбәкстан спортчылары Казаннан медальләрсез кайтып китте.

Оештыру ягыннан караганда, чемпионат бик уңышлы үтте, студентлар беренчелегендә алган сабак, һичшиксез, киләчәктә файдаланылачак. Башкача була да алмый, чөнки ярышларның дәрәҗәсе бик югары. «Казан 2013» Башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары Ранко Тепавчевич әйтүенчә, чемпионат Халыкара студентлар спорты федерациясе регламенты таләпләренә тулысынча туры килгән. Сүз уңаеннан, бу таләпләр Универсиадага булганнарына да туры килә. «Россия чемпионатыннан соң безнең нибары 2 атна вакыт кына калган иде. Без һәр кеше үз эшен аңласын дип тырыштык. Моннан тыш, барлык сервислар да камилләштерелде». Ранко Тепавчевич ярышларны үткәрүдә катнашкан барлык хезмәткәрләргә – коткаручыларга, табибларга, допингка каршы хезмәт вәкилләренә һ.б. рәхмәт белдерде һәм барысының да иң югары дәрәҗәдә эшләвен ассызыклады.

2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада алдыннан беренчел чара тәмамланды. Әмма нибары бер атнадан биредә, Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә, Студентлар арасында академик ишү буенча дөнья чемпионаты башланачак, ә иң яхшы атучы студентлар ату буенча иң яхшыларны билгеләү өчен дөнья чемпионатына җыелачак. Һәм алар барысы да нибары 10 айдан башланып китәчәк Универсиадада янәдән очрашачак.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты