2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиада илчесе студентларны яңа уку елы башлану белән котлады

Бүген, 3 сентябрьдә «ТИСБИ» идарә университетының уку елы башлануына багышланган тантаналы чарасында 2013 елгы Универсиада илчесе, ТР дәүләт симфоник оркестрының баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский та катнашты.

Big__kev9404

Танылган дирижер студентларны яңа уку елы башлану белән котлады һәм аларның уку йортына карата аеруча җылы хисләр кичерүен белдерде. Ике ел элек Сладковский симфоник оркестры җитәкли башлаган вакытта концертка «ТИСБИ» студентлары чакырылган була. Әлеге вакыйга турында җылы истәлекләр маэстро хәтерендә һаман да саклана.

Александр Сладковский шулай ук 2013 елгы Универсиада илчесе исемен зур горурлык белән йөртүен искәртеп үтте. «Бу бик зур миссия, мин бу хакта үзем чыгыш ясаган барлык концерт залларында хәтерлим. Безнең аудитория бик зур, ул республика һәм илдәге концерт заллары белән генә чикләнми. Киләсе елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада кебек мөһим чара узачагы турында мин һәрвакыт зур горурлык белән сөйлим», – дип әйтте Александр Сладковский kazan2013.ru порталына биргә әңгәмәсендә.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты