2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

«Россия – спорт державасы” форумы кысаларында ГТО комплексының аерымлык билгеләре тәкъдим ителде

“Россия – спорт державасы” форумының беренче көнендә Спорт проектларының башкарма дирекциясе ГТО комплексының аерымлык билгеләрен тәкъдим итте. Презентацияне РФ спорт министры Виталий Мутко ачты.

“Комплекс норматив нигез булып тора. Бу физик активлык дәрәҗәсен 11 яшь төркеме буенча билгеләргә тиешле тестлар комплексы. Без бүген регионнарга, аларның традицияләре, милли үзенчәлекләреннән, РФ субъектларында спорт төрләренең популярлыгыннан чыгып, 2-3 сынау өстәү хокукы бирдек. Комплекс агымдагы елның 1 сентябреннән кертелде.  Сынау тәртибендә илнең 12 төбәге сайлап алынды, әмма бу башка төбәкләргә юлны япмый.

Әлеге проектны гамәлгә ашыруга формаль булмаган якын килү кирәк, комплексны тапшыру яшьләргә кызык булырга тиеш. Безгә халыкны спорт белән шөгыльләнү тормыш сыйфатына әйбәт йогынты ясавына ышандырыр өчен барысын да эшләргә кирәк, - дип билгеләп үтте министр.

83 еллык тарихында аерымлык билгеләре үзгәрешләр кичерми калмады, алар 1931 елдан башлап 1988 елга кадәр төрле рәвешләргә керделәр, әмма безнең илдә яшәүче 6 яшьтән узган кешеләрнең ГТО значогы иясе булырга омтылышы гына үзгәрешсез калды.

Комплексның хәзерге билгесенең дә үз тарихы бар инде. Аның өстендә эшләү барышында россиялеләр тарафыннан 50 дән артык вариант тәкъдим ителде, тавыш бирү нәтиҗәсендә финалга аларның иң уңышлы дип табылган өчесе чыкты. Җиңүче–эскиз исә Екатерина Соболева (Мәскәү) исемле рәссам тарафыннан тәкъдим ителгәне. Бу вариант иң күп тавыш җыючы.

Эшкәртелеп беткәннән соң бу эскиз “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының рәсми билгесенә әйләнде һәм бу елның 19 августыннан Россия Федерациясе Спорт министрлыгы фәрманы белән расланды.

ГТО комплексының аерымлык билгесе, илебезнең физкультура хәрәкәтенең иң яхшы традицияләренә тугърылык чагылышы буларак, күппочмаклы йолдыз формасында эшләнгән.  Билгенең уртасындагы яңарыш, тынычлык һәм үсеш символы -  чыгып килүче кояш фонында йөгереп баручы атлет сурәтләнгән. Ул старт та алмаган, финишка да җитеп килми, ул “Яшәү – хәрәкәттә” физкультура принцибын алга сөреп, бары йөгерә генә.

Билгенең дәрәҗәләрен аеру өчен металлның спортта инде кабул ителгән өч төсе – алтын, көмеш һәм бронза файдаланыла. Билгенең аскы өлешендәге сан ГТО комплексы баскычын белдерә.

ГТО билгеләрен презентацияләү кысаларында “ГТО илчеләре” проектына да старт бирелде. Бу проектның максаты – сәламәт тормыш рәвеше модага керсен, спорт белән системалы шөгыльләнү россиялеләрнең тормыш рәвешенә әйләнсен өчен исемле спортчылар, көчле сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләренең халыкка мәгълүмат җиткерү, үрнәк күрсәтүдәге эшчәнлеге.

 

Үз хезмәтләре һәм уңышлары белән Россия Федерациясен халыкара спорт аренасында таныткан спортчылар ГТОның беренче илчеләре булдылар:

- синхрон йөзү буенча атказанган спорт мастеры, өч тапкыр олимпия чемпионкасы, күп тапкырлар  дөнья һәм Европа чемпионкасы Ольга Брусникина;

- суперавырлык категориясендә россия боксчысы, титуллы спортчы һәм хәзер Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев;

- Олимпия чемпионы, классик грек-рим стилендә күренекле россия көрәшчесе,  Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Александр Карелин.

Николай Валуев ГТО комплексынг кабат торгызуга булган энтузиазмга, аны төбәкләрнең ничек кабул итүләренә караганда, 2017 елга ул бөтен россия күләмендә уздырыла башлаячак дип билгеләп үтте.  

 

ГТО илчесе миссиясе – тәкъдим итүче функциясе, - диде танылган боксчы үзенең яңа статус алуы турында журналистларга. – Танылган спортчы булганда моны эшләү җиңелрәктер, мөгаен, безне әле “иҗтимагый фикер лидерлары” дип тә атыйлар бит. Иң мөһиме – яшьләрнең бу үрнәк артыннан иярүләре. Кызлар-малайлар яныма килсә, алардан “ГТО тапшырачаксызмы?” дип сорыйм. “Әлбәттә, Николай Сергеевич!” диләр. Шуңа да, Россия буенча ГТО нормаларын тапшыру барганда,  ГТО илчеләре буларак, ул бәйрәмнәрдә катнашырга тырышачакбыз. Бу тагын бер өстәмә иҗтимагый бурыч, әмма без моның ил өчен кирәк икәнлеген аңларга тиеш, шуңа да аннан баш тартмыйбыз.

 

Александр Карелин “Илчеләрнең бурычы – комплекс чын һәм җитди нәрсәгә әйләнсен, ә ГТО значогы аңа дәгъва кылучыларга мөмкинлек буларак файдаланылсын өчен барысын да эшләү”, -  дип белдерде. “ГТО билгесе көчсезләр арасында аерылып тору билгесе түгел, ә тиңдәшләр арасында булу билгесе булырга тиеш”, - диде ул.

ГТО күргәзмә стенды эше барышында теләгән һәркем ГТОның үз дәрәҗәсенә (яшь төркеменә) караган нормативларын алып, нормативлар тапшыруның тәҗрибә беркетмәсен рәсмиләштерә һәм стендта күрсәтелгәннәрнең берсен тапшырып карый ала иде.

Искәртеп узыйк: Россия Федерациясе Президенты указы нигезендә 2014 елның 24 мартында кайчандыр бик мөһим һәм популяр булган “Хезмәткә һәм оборонага әзер” физкультура-спорт хәрәкәтен торгызуга старт бирелде. “Спорт проектларының башкарма дирекциясе” КАО әлеге Указны гамәлгә ашыруның рәсми операторы булды.

 

"Спорт проектлары башкарма дирекциясе" матбугат хезмәте

Ofwpsooqjs
Презентация знаков отличия ГТО 09.10.2014