2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Михал Вахун: Казан дзюдо буенча халыкара ярышларга әзер

Европа дзюдо союзы һәм Россия дзюдо федерациясе вәкилләре Казанга инспекция визиты ясадылар.

Татарстан башкаласына Европа дзюдо союзы вице-президенты Михал Вахун, вице-президент, Россия дзюдо федерациясе башкаручы директоры Валентин Хабиров, Федерация чараларын оештыру һәм уздыру департаменты җитәкчесе Анатолий Ларюков һәм башка рәсми затлар килде.

Делегация вәкилләре “Татнефть-Арена” корылмасы инфраструктурасы, шәһәр кунакханәләре белән таныштылар, Универсиада авылында булдылар, шулай ук Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы җитәкчелеге, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО һәм Татарстан Республикасы дзюдо федерациясе менеджерлары белән сөйләшүләр уздырдылар.

Визит нәтиҗәләре буенча пресс-подход оештырылды. Европа дзюдо союзы  (EJF) вице-президенты Михал Вахун үз чыгышында Казан дзюдо буенча халыкара ярышларга әзер дип белдерде. “Яхшы инфраструктура, кунакханәләр, катнашучыларның яшәү һәм туклану урыннары, шулай ук ярышларны уздыру өчен спорт корылмалары – болар барысы да Европа чемпионатын тиешле дәрәҗәдә уздыру мөмкинлеге турында сөйли, - дип ассызыклады EJF вице-президенты.

Вице-президент, Россия дзюдо федерациясе башкаручы директоры Валентин Хабиров журналистларга Казанның инде XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасында дзюдо буенча халыкара ярышлар үткәрүдә уңышлы тәҗрибәсе булганлыгын әйтеп узды.  “Биредә Европа дзюдо союзының барлык теләкләрен игътибарга алырга һәм Европа чемпионатын тиешле дәрәҗәдә уздырырга әзерләр”, - диде Валентин Хабиров.

 

2016 елда узачак Европа чемпионатын оештырачак шәһәр 29 ноябрьдә Дубровник (Хорватия) шәһәрендә  спортның әлеге төре буенча Европа союзы конгрессында билгеле булачак.  2016 елда дзюдо буенча Европа чемпионаты Рио-де-Жанейрода узачак Олимпия уеннарына квалификацияне төгәлләячәк, шуңа күрә анда бик күп спортчылар катнашачак. 

"Спорт проектлары башкарма дирекциясе" матбугат хезмәте