2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиада ярышларына билетлар сата башлау вакыты билгеле булды

«Казан 2013» Башкарма дирекиясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың спорт чаралары программасында үзгәрешләр булачагы турында белдерде. Аларның максаты – җанатарлар арасында популяр булган спорт ярышларын карауны үтемлерәк итү.

Хәзергә бу үзгәрешләрне кертү мәсьәләсе Халыкара студентлар спорты федерациясе FISU вәкилләре, «Казан 2013» Башкарма дирекциясе һәм Уеннарның рәсми билет операторы – КАССИР.РУ компаниясе белән берлектә хәл ителә. Карар кабул итү барышында Бөтендөнья Студентлар Уеннары тәҗрибәсе генә түгел, ә Лондонда үткән Олимпия уеннарында билет кампаниясе үзенчәлекләре, Россия һәм Татарстанда үтүче спорт ярышларына билет сату базарының торышы да исәпкә алыначак.

Әлеге сөйләшүләр белән бәйле рәвештә ярышларга һәм 2013 елгы Универсиаданың ачылу тантанасына билетлар сата башлау 2012 елның 1 октябренә күчерелә.

Kassir-kazan2013.ru сайтында инде хәзердән үк Бөтендөнья студентлар Уеннарының ачылу тантанасына ваучерлар алырга мөмкин икәнен исегезгә төшерәбез. Алар 6 июльдән, казанда башланачак Уеннарга кадәр бер ел калуны бәйрәм иткән датадан бирле сатыла. Сатып алынган исемле ваучерларны 2013 елның 11 январеннән 5 июленә кадәр махсус нокталарда билетларга алыштырып булачак. Моның өчен ваучер үзе һәм паспорт кирәк булачак. Шул ук вакытта рәсми бланклардагы кәгазь билетлар һәм электрон билетлар да сатылуга чыгачак.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты