2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Академик ишү буенча XII Дөнья чемионаты: сюрпризлар әле алда

Студентлар арасында академик ишү буенча XII Дөнья чемионатының көндезге ярышлары ахырында В финаллары башланды. Соңгы сүзне А финалына эләкми калган аутсайдарлар әйтергә тиеш иде. Ир-атлар арасында киереп ишү буенча койрыкчысыз икеле көймәләрдә 7нче урынны Украина спортчылары Ян Савон белән Александр Скоропляс алды. Алар финишка икенче булып килеп җиткән Норвегия дуэты Оле Кросснесс белән Эрик Хенриксенны бик күпкә артка калдырдылар.

Big_kaz_2552

Хатын-кызлар арасында парлы ишү буенча икеле көймәләрдә 7-12нче урыннарны бүлешү өчен Польша, Россия, Норвегия, Эстония, Финляндия һәм АКШ командалары стартка чыкты. Беренче дүртлектә Чехия, Австралия, Польша һәм Швеция командалары финишка килде. Алар исемлекнең 7-10нчы баскычларында урнаштылар.

Ир-атлар арасында койрычысыз дүртле көймәләрнең кызыксыныру узышлары кысасында 7нче урын Ирландия экипажына, 8нче урын – Чехия егетләренә, ә 9нчы урын Украина командасына эләкте.

Кызыксындыру узышлары көне А финалына иң көчлеләрне генә сайлап алырга ярдәм итте. Финалда катнашучылар арасында Россия, Польша, Германия, Италия, Голландия командалары бар. Әмма финалга эләгү әле медаль булачак дигән сүз түгел. Шуңа күрә чемпионатның соңгы көне сюрпризлар вәгъдә итә.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты