2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Финаллар көне!

Студентлар арасында академик ишү буенча XII Дөнья чемпионатының ахыргы көне тарихка финаллары белән кереп калачак.

Беренче булып стартка җиңел үлчәмдәге ялгыз ишүче хатын-кызлар чыкты. Яннан, әмма агым уңаена искән җил спортчыларга артык пробемалар тудырмады, ә болытлар арасыннан чыккан кояш ярышка бәйрәм кәефе өстәде. Старттан ук ярышларның фавориты булган Көньяк Африка Республикасы спортчысы Кирстен Мак Канн белән Ирландия кызы Клэр Ламбе алга ыргылды. Финишка җитәрәк кенә ирландияле Ламбе бераз артка кала башлады. 7 минут 38,47 секунд вакыт күрсәткән Мак Канн финиш сызыгын беренче булып үтте. Ламбе күрсәткән вакыт исә - 7 минут 43,19 секунд. Ул ярышларның көмеш призеры булды. Алардан беразга калышып Голландия спортчысы Элиза ван Хугенхузе (7 минут 53,39 секунд) финишка килеп җитте. Ул – бронза медаль иясе булды.

Россия спортчылары катнашкан беренче финал ук безнең спортчыларга алтын медаль китерде. Безнең кызларның дүртле экипажы Россиягә уңыш китерде. Татьяна Афиногенова, Анастасия һәм Елизавета Тихоновалар, башлап ишүче Анастасия Жукова  старттан ук шундый темп күрсәттеләр ки, финалга кадәр безнең кызларны куып җитүче булмады. Безнекеләр ярышны бер корпус аерма белән төгәлләде. Чемпионнар күрсәткән нәтиҗә – 6 минут 45,22 секунды. Көмеш медальгә Голландия командасы (башлап ишүче Мариетта Нийхофф) лаек булды. Кызлар финишта 6 минут 55,02 секунд нәтиҗә күрсәтте. Бронза медальләр – Польша командасында (башлап ишүче Эвелина Славинска, 6 минут 56, 92 секунд).

Хатын-кызлар арасында икеле көймәләрдә узышны Венгрия дуэты Кристина Гиймеш белән Каталин Сабо уңылы башлап җибәрде. Алар дистанциянең яртысына кадәр лидер булып бардылар. Әмма финишка җиткәндә генә аларны Германия көймәсе узып китте. Ярышларның алтын медален Софи Пауль беән Нина Венгерт эләктерде. Аларның нәтиҗәсе – 7 минут 06,51 секунд. Көмеш медальләрне Венгрия кызлары алып кайтып китәчәк. Алар күрсәткән нәтиҗә – 7 минут 06, 95 секунд. Өченче урында – чехия экипажы – Ленка Антосова белән Либузе Брунчикова - 7 минут, 11, 59 секунд.

Ир-атлар арасыда парлы ишү буенча икеле көймәләрдә узышта Италия дуэты – Федерико Устолин белән Франческо Кардальоли уйлап та тормыйча алга ыргылды. Россия егетләре Максим Җамалединов белән Никаэль Бикуа Мфантсе аларның койрыкларына утырдылар да, дистанция дәвамында икенче позициядә бардылар. Финишка җитәрәк безнекеләр Италия командасын узып китәргә дә омтылып караган иде. Әмма Россия дуэты финиш сызыгын икенче булып кына үтә алды. Безнекеләрнең нәтиҗәсе –6 минут 23,90 секунд. Ә чемпион калган Италия дуэты 6 минут 21, 27 секунд нәтиҗә күрсәтте. Бронза медальләр Франция экипажына эләкте – Фабьен Корнье белән Зигмунд Верстрат - 6 минут 27,17 секунд.

Ялгыз ишүче хатын-кызлар узышта тактика кулланып эш итте. Шуңа күрә лидерлар бик еш алышынып торды. Финишта үзен Чехия спортчысы остарак күрсәтте. Шуңа күрә ярышларның алтын медале чех Житка Антосовага эләкте (7 минут 40,28 секунд).икенче урында (көмеш медаль) Голландия спортчысы Лиза Ингеборга Скиинаард фнишка килеп җитте - 7 минут 44,06 секунд. Бронза медаль Италия спортчысы Лаура Скьявонга эләкте - 7 минут 47,20 секунд.

Ялгыз ишүче ир-атлар арасында Росия җыелма командасы Казан егете Артем Косовка зур өметләр багълаган иде. Ул – академик ишү буенча Россия чемпионы, ондонда үткән Олимпия уеннары катнашучысы. Әмма узышта Украина спортчысы Сергей Гумений (7 минут 00, 06 секунд) беренче килде. Ул дистанция буенча беренче барган Мексика егете Патрик Логлиерны икенче урынга гына калдырды (7 минут 00, 24 секунд). Броза медаль Яңа Зеландия спортчысы Мэтью Гленнда (7 минут 04,66 секунд). Артем Косов финишка дүртенче булып килеп җитте.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты