2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Алтын – Германиянеке!

Ир-атлар арасында киереп ишү буенча койрыкчысыз дүртле көймәләр узышында Россия егетләре соңгы булып килде.

Чемпион исеменә Германия спортчылары (башлап ишүче Милан Дзамбашевич) лаек булды (6 минут 05, 07 секунд). Икенче урында – Нидерландлар экипажы (башлап ишүче Томаш Докомбос, вакыт – 6 минут 05,20 секунд). Бронзаны Польша командасы яулады (башлап ишүче Михал Ян Хрустовский, вакыт – 6 минут 07,91 секунд).

Хатын-кызлар арасында икеле көймәләрдә ярышта старттан ук Бөекбритания кызлары алга ыргылды һәм ахыргача беренчелекне кулларыннан ычкындырмады. Шарлотта Берджес белән Элеонора Пигготт – студентлар арасында дөнья чемпионнары (нәтиҗәләре – 7 минут 16,04 секунд). Икенче урында – Елена Сенюкова белән Анна Языкова составындагы Россия экпиажы (7 минут 18,12 секунд). Франция командасы (Шарлотта Култи белән Камилла Леклерк) – өченче (7 минут 21,69 секунд).

Ир-атлар арасында икеле көймәләрдә (җиңел авырлык) ишүчеләр ярышында беренче урынны шулай ук Германия экипажы яулады. Матиас Арнольд белән Джулиус Першель дистанцияне 6 минут 28, 49 секунд эчендә үтә алды. Италиядән Франческо Пегораро белән Франческо Ригон исәбендә – көмеш (6 минут 32,97 секунд). Даниэль Матясов белән Бенче Позар бронзаны Венгриягә алып кайтып китәчәк (6 минут 34, 19 секунд). Россиядән Василий Сташков белән Евгений Иванов экипажы финиш сызыгын 5нче булып кына узды.

Ир-атлар арасында дүртле көймәләрдә (җиңел авырлык) Франция экипажына (Августин Мутер, Эдуард Жонвиль, Гийом Каз, Теофиль Онфруа) тиңнәр табылмады. Чемпионнар күрсәткән нәтиҗә – 6 минут 06, 66 секунд. Италиядән Марцелло Никколетти, Коррадо Регалбуто, Лука Мотта, Джорджио Туккинарди чемпионатның көмеш медальләрен яулады (6 минут 09, 91 секунд). Бронза өчен кискен көрәштә Россия ишкәкчеләре Павел Земсков, Максим Телицын, Андрей Кряжев һәм Владимир Воронов көндәшләреннән өстен булып чыкты (6 минут 13, 30 секунд).

Чемпионатның соңгы ярышы – ир-атлар арасында сигезле көймәләрдә узыш ярышларның бизәге булды. Дистанция буенча Польша экипажы әйдәп барды. Нәтиҗәдә, алтын медальне дә алар яулады (5 минут 41, 40 секунд). Финишта Бөекбритания командасының кинәт алга ыргылуы көтелмәгәнрәк булды. Томанлы альбион кунакларының нәтиҗәсе – 5 минут 43,05 секунд һәм көмеш медальләр. Бронза – Белоруссиянеке (5 минут 45, 86 секунд). Россия егетләре – бишенче.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты