2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Академик ишү буенча Дөнья чемпионаты төгәлләнде

Студентлар арасында академик ишү буенча XII Дөнья чемпионаты ахырына якынлашты. Спортчыларны бүләкләү тантанасы вакытында ярышларда җиңүчеләргә медальләр тапшырылды. Һава торышы бик үк шатландыра торган булмаса да, спортчыларның кәефе бәйрәмчә иде.

Ярышлар иң югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Бу турыда Халыкара студентлар спорты федерациясе FISU вәкилләре, тренерлар, хөкемдарлар һәм спортчылар үзләре дә билгеләп үттеләр.Медальләр саны буенча гомуми команда исәбендә Германиягә тиңнәр булмады. Германия спортчылары ярышлада өч алтын медаль яуладылар. Икенче урында ике алтын, бер бронза медальле Италия командасы.

Россия җыелма командасы ярышларда бер алтын, ике көмеш һәм бер бронза медаль белән өченче урын алды.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты