2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казанда студентлар арасында ядрә белән ату буенча дөнья чемпионаты тәмамланды

Ярышларда иң күп медальләрне Россия атучылары яулады.

2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың беренчел чарасы – Студентлар арасында ату буенча IV дөнья чемпионаты ахырына якынлашты. Ярышлар 4 – 9 сентябрьдә ике корылмада: «Свияга» стендка ату комплексында һәм ТР эчке эшләр министрлыгының Мирный бистәсендә урнашкан спорт базасында үтте. Чемпионатта 30 илдән 300гә якын спортчы катнашты.

Ядрә белән атучылар пневматик һәм тиз атучы пистолеттан, пневматик винтовкадан 10, 25 һәм 50 метр ераклыктан атуда көч сынашты. Биш көнгә сузылган ярышлар нәтиҗәсендә Россия җыелмасы иң күп медаль яулаган команда булып чыкты. Безнең спортчылар исәбендә 11 алтын, 4 көмеш һәм 2 бронза, гомумән, 17 медаль. Франция атучылары 12 медаль (4 алтын, 5 көмеш һәм 3 бронза) яулады. Көньяк Корея атучыларының – 11 медаль (4 алтын, 6 көмеш һәм 1 бронза).

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты