2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Италия җыелмасының җиңү аккорды

«Свияга» спорт комплексында якшәмбе Студентлар арасында стендка ату буенча IV дөнья чемпионаты тәмамланды. Ярышларның соңгы, бишенче көнендә Италия һәм Россия командалары әйдәп барды. Чемпионат хуҗалары дубль-трап дисциплинасында командалар арасында алтын медальгә лаек булса, Италия җыелмасының лидеры Антонио Бариллага ярышларның шул ук төрендә шәхси исәптә тиңнәр табылмады.

Ярышларның соңгы көне, чемпионат үткән башка көннәр сыман ук, яхшы күрсәткечләр белән сөендерде. Әлбәттә, җыелмалар арасында турнирда кызыклы ярыш өчен нибары 3 кенә катнашучы команда җитмәде, әмма дубль-трап стендка атуның катлаулы төрләреннән исәпләнелә, шуңа да аны бөтен илдә дә, Россия һәм Италиядә сыман, тиешле дәрәҗәдә үстерә алмыйлар.

Россия егетләре квалификациянең 3 сериясендә дә тигез атты – җиңүнең нигезе шул булды.

Үз чиратында, финалда нибары 3 кенә тәлинкәне атып төшермәгән Антонио Барилла да гаять тотрыклы ату күрсәтте. Аның исәбендә – 191 очко һәм студентлар арасында дөнья чемпионы исеме.

Дөньяда дубль-трап үсешенә килгәндә, ярышларның бронза медальләрен яулаган Казахстан җыелма командасының уңышы турында әйтергә кирәк. Бу өченче урын Казахстанда дубль-трап үсүенә бер өлеш булыр, дип ышанасы килә. Бер елдан үтәчәк Универсиадага бу илдән тагын да тәрҗибәле спортчылар килер, дип өметләник.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты