2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Студентлар арасында ату буенча IV Дөнья чемпионаты рәсми рәвештә төгәлләнде

Бүген Казанның Теннис академиясендә студентлар арасында ату буенча IV Дөнья чемпионатын рәсми рәвештә ябу тантанасы булды.

Big__kev1409

Ябылу тантанасында Казанда студентлар арасында дөнья чемпионатларын әзерләү һәм үткәрү не Оештыру комитеты рәисе, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) вәкиле Верена Бурк, чемпионатны оештыручылар, спортчылар, хөкемдарлар, волонтерлар катнашты.

«Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән барыгызны да чемпионат тәмамлану белән котларга рөхсәт итегез, дип мөрәҗәгать итте тамашачыларга Рафис Борһанов. – Без әлеге халыкара студентлар спорты форумында җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз. Шулай ук үзебезне дә яңа дуслар табу һәм бәяләп бетергесез тәҗрибә туплау белән тәбрикләргә кирәктер». Министр әле генә тәмамланган чемпионатта катнашучы спортчылар алдагы елда үтәчәк 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада да катнашыр, дигән өметтә калды.

FISU вәкиле Верена Бурк та үз чиратында чемпионатта катнашучы яшь спортчыларны Казанда үтәчәк Универсиадага чакырды. Халыкара студентлар спорты федерациясе вәкиле студентлар арасында ату буенча дөнья чемпионатын әзерләүгә өлеш керткән һәрбер кешенең дә мөһим ролен билгеләп үтте. «Мондый дәрәҗәдәге зур вакыйганы дуслык һәм аңлашу атмосферасында эшләүче энтузиастлар командасыннан башка тормышка ашырып булмас иде», - дип билгеләп үтте ул.
Чемпионатта барлыгы 26 илдән 300ләп спортчы катнашты. Ярышлар ике корылмада – Ядрә белән ату комплексында (Мирный бистәсе) һәм «Свияга» стендка ату комплексы. Стендка ату буенча гомуми команда беренчелегендә Италия спортчыларына тиңнәр булмады. Икенче урында – Россия җыелма командасы, өченчедә – Чехия. Ядрә белән ату буенча ярышларда беренчелекне Россия алды. Франция командасы – икенчедә. Өченчедә – Көньяк Корея.

Чемпионат 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың беренчел чарасы иде.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты