2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиада уты эстафетасы халыкара сәяхәтен дәвам итә

2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада уты салынган капсула инде Горн бугазына килеп җитә. Студентларның Бөтендөнья Уеннары символы булган утның халыкара сәяхәте «Седов» көймәсендә бара. Ут көймә белән бергә 15 июльдә Җир тирәли сәяхәткә чыгып киткән иде.

Җир тирәли сәяхәтне Европаның Брест портында башлаган утлы капсула Марокко  җирендә булырга өлгерде. Атлантик океан аша Африкадан Латин Америкасына йөзгән арада Универсиада уты экваторны һәм ике тропикны кисеп үтте. Кысла һәм Кәҗәмөгез тропиклары берсе – Төньяк, икенчесе Көньяк ярымшарда урнашкан. Сәяхәтнең киләсе ноктасы Горн бугазы булачак. Анда хәзер көчле зилзилә, һава температурасы биш градустан да артмый.

«Седов» баркы тукталыш ясаган һәр портта кызыксынучылар өчен Универсиада экспозициясе корыла. Ут салынган капсуланы Универсиада йөзе булган дүрт курсант саклый. Утлы капсула исә Җир тирәли сәяхәттәге көймәнең барлык рәсми чараларында да катнаша.

Күптән түгел генә сәяхәттә катнашучылар көймәнең палубасына 200 ел элек Америка ярларында иң ерактагы рус бистәсен Форт-Росска нигез салучыларны искә алдылар. Бу көнне «Седов»лылар Калифорния ярларыннан бик еракта – Уругвайда иде. Шуңа да карамастан, әлеге искә алу бик истәлекле чара булды. Тантана вакытында Форт-Росс белән «Седов» арасында видеокүпер булдырылды. Акция вакытында Россия әләменнән соң Универсиада әләме дә күтәрелде.

Ул арада Казанда «Казан 2013» Башкарма дирекциясе вәкилләре илнең иң эре спорт уку йортлары ректорлары белән берлектә Универсиада уты эстафетасының Россия этабын тәкъдим итте. Аның концепциясен «Казан 2013» Башкарма дирекциясе генераль директорының урынбасары, 2013 елгы Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналарының башкаручы директоры Игорь Сивов тәкъдим итте.  Универсиада уты эстафетасы студентлар спорты тарихында иң масштаблысы блачак. «Седов» баркы килеп туктаган һәр яңа илдә Универсиада уты салынган капсула бик зур ажиотаж тудыра. Утны карарга килүчеләр Уеннарның тарихы белән таныша, ничек итеп билетлар алырга, ничек итеп волонтер булырга кирәклеге белән таныша. Мондый ук эффект булыр дип без хәтта көтмәгән дә идек. Универсиада уты Җирнең биш континентында да булачак. Ут булып киткән җирләрдә студентлар спортын үстерү буенча эш алга таба да дәвам итәчәк», - ди Сивов.

Эстафетаның Россия этабы турында сөйләгәндә Игорь Сивов үткән ел оештырылган FISU әләме эстафетасының зур өлешен билгеләп үтте. Әләм эстафетасы үткән шәһәрләрдә студентлар спорты идеяләре бүген җәелдерә, аларның күбесендә волонтерлар әзерләү үзәкләре булдырылды, уку йортлары белән килешүләр төзелде. Универсиада уты эстафетасы исә моннан да масштаблырак булачак. Эстафетаның маршруты 30 мең километрга сузылачак. Көнчыгыштан көнбатышкә хәрәкәт итүче факел йөртүчеләр Россиянең иң эре 27 шәһәрендә булачак. Универсиада утын Архангельск, Ростов-Дон, Пятигорск, Сочи, Владивосток, Хабаровск, Иркутск, Красноярск, Новосибирск, Төмән, Екатеринбург, Ижау, Пермь, Уфа, Оренбург, Самара, Ульян, Саратов, Пенза, Саранск, Түбән Новгород, Чабаксар, Йошкар-Ола, Киров, Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәрләрендә күрәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, Универсиада утын кабызу тантанасы 2 июльдә Париждагы Сорбонна университетында узды. Әйтергә кирәк, Казан Универсиадасы утын кабызу урыны итеп Парижны сайлау очраклы гына түгел, чөнки нәкъ менә бу шәһәрдә 1923 елда беренче тапкыр студентларның Халыкара спорт уеннары үткәрелә.
Универсиада утының дөньядагы иң зур баркларның берсе булган «Седов» судносының бортында җир тирәли сәяхәткә чыгуы чын мәгънәсендә тарихи вакыйга булачак. «Седов» баркы бортында Универсиада уты 45 000 миль ара үтәчәк. Шул рәвешле Ут дөньяның иң танылган сәяхәтчеләре үткән юлны кабатлар, дип көтелә.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты